Һәр шешәне – ЕГАИС аша
1 июльдән барлык оешмалар да алкоголь яки составында спирт булган продукцияне сатып алу, саклау һәм сату фактларын ЕГАИСта чагылдырырга тиеш. ЕГАИС - ул этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү күләмен һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан контрольләүне үз эченә алган дәүләт автоматлаштырылган мәгълүматлар системасы. Районның алкоголь белән сату иткән...
1 июльдән барлык оешмалар да алкоголь яки составында спирт булган продукцияне сатып алу, саклау һәм сату фактларын ЕГАИСта чагылдырырга тиеш.
ЕГАИС - ул этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү күләмен һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан контрольләүне үз эченә алган дәүләт автоматлаштырылган мәгълүматлар системасы. Районның алкоголь белән сату иткән барлык сәүдә нокталары, 15 июньнән тест режимында бердәм системага керү өчен, җиһазларны этаплап сатып алалар. Район үзәгендәге алкоголь продукциясе саткан 19 сәүдә ноктасының 9 ы ЕГАИСны сынап карады инде, калган 10 сы системага киләсе атнадан кушылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев