Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Проблемаларны тикшерделәр, бурычлар билгеләделәр

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ветераннар Советы утырышында күп кенә мәсьәләләр тикшерелде. - Аксубай ветераннар Советы өчен беренчел бурычлар - ветераннарның тормыш дәрәҗәсен, аларның сәламәтлеген кайгырту, ялгыз һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итү. Бистә Советы хакимияте белән үзара хезмәттәшлек - ветераннар проблемаларын хәл итү юлларын табарга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ветераннар Советы утырышында күп кенә мәсьәләләр тикшерелде.

- Аксубай ветераннар Советы өчен беренчел бурычлар - ветераннарның тормыш дәрәҗәсен, аларның сәламәтлеген кайгырту, ялгыз һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итү. Бистә Советы хакимияте белән үзара хезмәттәшлек - ветераннар проблемаларын хәл итү юлларын табарга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте совет рәисе Виталий Александров. Ул ветераннарның бистәне төзекләндерүдә, урамнарны җыештыру максатыннан уздырылган шимбә өмәләрендә актив катнашуларын да билгеләп үтте. Шул ук вакытта, намуслы кешеләр арасыннан урамнар буенча җаваплы затлар билгеләнсә, бу эшнең тагын да нәтиҗәлерәк буласына да басым ясады. Урам, ишегаллары бәйрәмнәрен яңартуга да тукталды, мондый чаралар халыкны уртак бурычларны бергәләп хәл итәргә этәрәчәк. Бистә эчендәге юлларда иминлек проблемасы да күтәрелде: Шоссе урамындагы ветераннар йорты каршына җәяүлеләр юлы кирәк (йорт каршында урнашкан кибеткә керер өчен өлкәннәргә автомобиль юлын аркылы чыгу кыенлык тудыра), пенсионерларга саф һавада утырып ял итәргә Золин урамында (Мазилин урамындагы кебек) эскәмияләр урнаштыру бик тә урынлы булыр иде. Чишелеше рәсми органнарга бәйле булган мәсьәләләрне дә әйтеп узды ул. Аеруча да Горький урамы аша тротуарны һәм "Березка" кибетенә таба юлны ремонтлау.

Ветераннар активы күтәргән кайбер проблемаларга шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы рәисе урынбасары Леонид Жуков төгәл җаваплар бирделәр. Мисалга, Золин урамына эскәмияләр кую үзара салым акчасына каралган. Җирле хакимият вәкилләре шулай ук агымдагы елга төзекләндерү планы белән дә таныштырдылар.

- Аксубай ветераннары массакүләм-мәдәни чараларда, үзешчән сәнгатьтә, санитария-эпидемиологик акцияләрдә катнашуда калганнар өчен өлге булып торалар, - дип очрашуга йомгак ясады район ветераннар оешмасы рәисе Галина Бобкова. - Инициатива күрсәткәннәре, башкарган эшләре өчен аларга рәхмәт әйтәсе килә.

Агымдагы елга планнар турында сөйләгәндә, Галина Бобкова оешманың иң актив әгъзаларын бүләкләү максатларында аларны республиканың тарихи урыннарына сәяхәткә алып бару планлаштырылуы хакында да хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев