Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Приютка кунакка

Район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов прокуратура коллектитвы исеменнән бүләкләр һәм тәм-томнар белән "Хыял" балалар приютында булды. Биредә тәрбияләнүчеләр белән танышуын ул прокуратура эше турында сөйләүдән башлады. Биредә тәрбияләнүче балалар аңа приют тормышы, биредә нәрсәләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләделәр. Ачыкланганча, алар футболны үз итәләр икән - үзәк спорт мәйданчыгында матчлар оештыралар....

Район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов прокуратура коллектитвы исеменнән бүләкләр һәм тәм-томнар белән "Хыял" балалар приютында булды. Биредә тәрбияләнүчеләр белән танышуын ул прокуратура эше турында сөйләүдән башлады.

Биредә тәрбияләнүче балалар аңа приют тормышы, биредә нәрсәләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләделәр. Ачыкланганча, алар футболны үз итәләр икән - үзәк спорт мәйданчыгында матчлар оештыралар. Җәйге чорда ялны төрлечә үткәрәләр - предприятиеләргә экскурсияләр ясыйлар, туган төбәк табигатен өйрәнәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

- Сезнең тулы канлы тормыш белән яшәвегез мине сокландыра, - диде Ленар Минсәгыйр улы. - Шунысы яхшы, биредә сезгә барысы да ошый, тәрбиячеләрегез дә менә дигән, ялларны да файдалы итеп үткәрәсез. Әмма тормышта төрле хәлләр була. Белеп торыгыз, район прокуратурасы һәрвакыт сезнең хокукларыгызны яклаячак, без судларда гаепләүләрне генә хупламыйбыз, прокуратура күзәтчелеген дә гамәлгә ашырабыз, беренче шалтырату белән һәр балага ярдәмгә килергә әзер без. Шуңа күрә, әгәр сезнең хокукларыгызны боздылар икән - прокуратура белән элемтәгә керүдә ярдәм итсеннәр өчен тәрбиячеләргә, педагогларга яки прокуратура хезмәткәрләренә шәхсән мөрәҗәгать итегез, хәтта урамда күрсәгез дә.

Прокуратура хезмәткәре һәм безнең хәбәрчебез өчен приют буенча сәяхәт оештырылды, балалар яшәгән бүлмәләрне, яңа компьютер сыйныфын һәм төрле техникалар - бәйләүдән алып заманча "Кинусайга" техникасы - пенопластта тукыма кисәкләреннән картиналар иҗат итүгә кадәр - "кул эшләре" күргәзмәсен күрсәттеләр. Ленар Яфизовның туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшыруы һәм бергәләп чәй эчү - очрашуның тагын бер иң күңелле мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев