Президент белән очрашуга
Башкалабыз Казанда "Хәйрия ярдәме күрсәтүче-2015" республика бәйгесендә җиңүчеләрне традицион бүләкләү тантанасы булды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 2007 елда хәйрия ярдәме күрсәтү буенча республика советы бәйгесен оештыруда башлап җибәрүче булды. Президент Рөстәм Миңнеханов "Хәйрия ярдәме" тантанасында болай дип билгеләп үтте: "Әлеге вакыт эчендә 1,7 меңнән артык кеше катнашкан, хәйрия ярдәме...
Башкалабыз Казанда "Хәйрия ярдәме күрсәтүче-2015" республика бәйгесендә җиңүчеләрне традицион бүләкләү тантанасы булды.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 2007 елда хәйрия ярдәме күрсәтү буенча республика советы бәйгесен оештыруда башлап җибәрүче булды.
Президент Рөстәм Миңнеханов "Хәйрия ярдәме" тантанасында болай дип билгеләп үтте: "Әлеге вакыт эчендә 1,7 меңнән артык кеше катнашкан, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр тарафыннан 23 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Хәзер дә ел саен эре компанияләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашкан шундый чаралар даими уздырыла".
Бәйгегә йомгак ясау көнендә традиция буенча эре меценатларны һәм иганәчеләрне генә хөрмәтләмиләр. Узган ел, әйтик бәйгенең "Коммерция булмаган оешмалар" номинациясендә җиңүчеләр арасында Аксубай районы ветераннары советы да, төгәлрәге - медицина тармагы ветераны, Аксубай районы үзәк хастаханәсе ветераннары советы рәисе, ветераннар советы әгъзасы Зинаида Жаркова да бар иде.
Быел исә тантанага чакырылган күпсанлы кунаклар арасында күп балалы Васильевлар гаиләсе дә бар иде. Тантанага үрнәк гаиләләрне чакыру - бәйгенең үзенчәлекле йоласы булып тора. Анда хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрне бүләклиләр, хөрмәтлиләр.
Васильевлар тантанада район башлыгы Камил Гилманов белән бергә катнаштылар. Ләйлә һәм Владимир Васильевларны Аксубайда күпләр яхшы белә. Ләйлә - "Шәфкатьлелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч, Владимир - Чечен территориясендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән, "Татэнерготранс" оешмасында машина йөртүче булып эшли. Аларның гаилә коруларына - 13 ел.
Васильевлар сөйкемле, матур өч кыз тәрбиялиләр - Виктория белән Юлия - мәктәп укучылары, "5"легә генә укыйлар һәм 3 яшьлек Софья.
Васильевларның өлкән кызларын да район халкы белеп өлгерде инде, алар район мәдәният йорты вокалчылары, өстәвенә Вика күп тапкыр район, республика һәм бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе һәм лауреаты.
- Республика дәрәҗәсендәге шундый зур билгеләнешкә ия тантанада катнашу безнең өчен көтелмәгән һәм олы бүләк булды. Без гади яшь гаилә, башкалар кебек эшлибез, балалар тәрбиялибез, йорт җиткездек, - ди Ләйлә. - Безнең гаилә нигезе - мәхәббәт, ышаныч һәм бер-беребезгә булган ихтирам.
Васильевлар тантанада катнашучылар арасындагы яхшылык, изгелек, җылы даирә шаккаттыруын яшермәделәр. Президент белән истәлеккә фотога да төшкәннәр.
Бәхетле гаилә тантанадан истәлекле бүләкләр һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрдән зур сәүдә үзәкләренең берсеннән әйберләр сатып алуга сертификат белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев