Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Планнар зурдан

Иске Тимошкино авыл җирлегендә 2015 елда үзара салым ярты миллион сум тәшкил иткән. Әлеге сумма җирле билгеләнештәге күп кенә проблемаларны хәл итү мөмкинлеге биргән. Шул исәптән үзара салым акчасына Яңа Тимошкинода Мәктәп урамына җәю өчен - вак таш, Иске Тимошкино зыярәте коймасын ремонтлау өчен материал сатып алынган, җәй җитү белән...

Иске Тимошкино авыл җирлегендә 2015 елда үзара салым ярты миллион сум тәшкил иткән.


Әлеге сумма җирле билгеләнештәге күп кенә проблемаларны хәл итү мөмкинлеге биргән. Шул исәптән үзара салым акчасына Яңа Тимошкинода Мәктәп урамына җәю өчен - вак таш, Иске Тимошкино зыярәте коймасын ремонтлау өчен материал сатып алынган, җәй җитү белән әлеге эшләр башланачак. Үзара салым акчасына җирлеккә кергән торак пунктлар урамнарын яктырту җайга салынган, янгын сүндерү депосының түбәсе ремонтланган.

Отчет чорында җирлек халкы көче белән зур эш күләме башкарылган. Шул исәптән - Яңа Тимошкинода авыл мәдәният йорты түбәсе алмаштырылган, базар сәүдәсе өчен ачык киоск төзелгән, янгын иминлеге максатларында җирлек составына кергән торак пунктларда буалар буылган; үләт базы тиешле тәртипкә китерелгән; Бөек Җиңүнең 70 еллыгына обелискны төзекләндергәннәр; авыл урамнарында тәртип урнаштырылган; Тарса елгасына агучы чишмә төзекләндерелгән. Җирлекнең үзешчән коллективы иҗади отчетлар буенча беренче урынны алган, "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегеннән теннис өстәле алганнар, Республика көнендә авыл җирлегенә яңа автомобиль бирелгән, спортта да югары уңышлар яулыйлар.

Агымдагы елга да күләмле эшләр билгеләнгән. Иң мөһимнәре арасында: Иске Тимошкино һәм Яңа Тимошкино авыл клубларында эчке ремонт ясау, Яңа Тимошкинода Мәктәп урамына вак таш җәю, Иске Тимошкинода, Яңа Тимошкинода күперләрне ремонтлау, үзара салым хисабына Иске Тимошкинода 300 метр озынлыктагы суүткәргечне яңарту; Иске Тимошкино, Ерепкино, Медянка авыллары урамнарын төзекләндерүне башлау, авылларны төзекләндерү, урамнарны яшелләндерү эшен дәвам итү, чишмәне үзгәртеп коруны төгәлләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев