Пенсия идарәсе йомгак ясады
2016 елдагы кебек, агымдагы елда да Татарстан Республикасы Законына нигезләнеп 8232 сум күләмендә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән пенсия алучылар булмаячак. Бу хакта йомгаклау утырышында пенсия фондының Аксубайдагы идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев хәбәр итте. 2016 елның 1 февраленнән һәм 1 апрельдән пенсияләр, айлык акчалата түләүләр индексацияләнде, шулай ук 1 августтан эшләүче...
2016 елдагы кебек, агымдагы елда да Татарстан Республикасы Законына нигезләнеп 8232 сум күләмендә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән пенсия алучылар булмаячак.
Бу хакта йомгаклау утырышында пенсия фондының Аксубайдагы идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев хәбәр итте. 2016 елның 1 февраленнән һәм 1 апрельдән пенсияләр, айлык акчалата түләүләр индексацияләнде, шулай ук 1 августтан эшләүче пенсионерларга кире хисаплаулар ясалды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның да керемнәре артты.
- 2017 елда иминият пенсияләренә индексацияләрне фактик инфляция дәрәҗәсенә җиткереп кайтару пенсионерлар өчен төп яңалык булды, - диде Владимир Егорович.
2016 елда районның тугыз меңгә якын кешесенә пенсия тәэминаты һәм социаль ярдәм күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә картлык буенча уртача пенсия күләме 10490,47 сум тәшкил итте. "Ветеран" мәгълүматлар базасын үзвакытында актуальләштерүгә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш толларының пенсия һәм матди тәэминаты дәрәҗәсен үстерүгә бәйле чаралар үткәрелгән. Барлык максатлар өчен түләнгән акча күләме миллиард сумнан артык тәшкил иткән.
Пособиеләр һәм башка социаль түләүләргә бәйле дә өзеклекләр булмаган. Балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм турындагы федераль канунны тормышка ашыру буенча эш дәвам иткән. 2016 елда дәүләт сертификатлары алуга 131 ана мөрәҗәгать иткән. Канун тормышка аша башлаганнан алып барлыгы 1779 сертификат тапшырылган. Ана капиталының 77,4 проценты торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Кризиска каршы чаралар кысаларында Идарә ана капиталы средствосыннан 20 һәм 25 мең сум күләмендәге акчаны бер тапкыр түләүне гамәлгә ашырды. Бу ярдәмнән 325 гаилә файдаланган.
Узган елда картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен, ашыгыч пенсия җыемнарын һәм пенсия тупланмалары акчалары хисабыннан башка түләүләр башкарылган. 2012 елның 1 июленнән алып Идарәгә пенсия тупланмалары билгеләүне үтенеп 994 пенсионер мөрәҗәгать иткән, бер тапкыр түләнә торган түләүләрнең уртача күләме 11533 сум тәшкил иткән.
Дәүләт икеләтә финанслау программасында 942 кеше катнаша. Идарә кертемнәр кабул итүне һәм пенсия җыелмаларын түләүне дәвам итә.
Актив кешеләр "Гражданинның шәхси кабинеты"ннан файдалана башлаганнар. 2016 елда "Шәхси кабинет" аша пенсия билгеләүне һәм китерүне сорап 546 граждан мөрәҗәгать иткән. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләренең 73 проценты үзара электрон элемтә юлы белән билгеләнә.
Квартал саен кабул ителгән хисап нәтиҗәләренә нигезләнеп, ОПС һәм ОМС буенча бурычлар эшләнелә. Иминият кертемнәрен билгеләнгән срокта тулы күләмдә түләмәгән очракта, әҗәт түләүченең счетына инкасса йөкләмәсен юллау юлы белән каплатыла. 2016 елда 49 миллионнан күбрәк суммага инкасса йөкләмәсе җибәрелгән, бу сумманың 95 проценты капланган.
- Иминият кертемнәрен күчерүгә намус белән караган предприятиеләрне билгеләп үтәсе килә. Болар "Аксу Агро", "Аксубай" агрофирмалары, "ТХК МПП", ААҖ һәм районның бюджет оешмалары, - диде УПФР җитәкчесе.
Чиратларны кыскарту максатыннан идарәдә гражданнарны алдан язылып кабул итү гамәлдә. Шулай ук "Шәхси кабинет" аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыгыш ясаучы пенсионерларның җирле бүлеге эшенә дә югары бәя бирде. Бүлек эшләп килгән чорда 211 кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән, 2016 елда 48 кеше моңа бәйле күнекмәләр алган. Спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелә.
УПФР үз алдына персональ исәпкә алу мәгълүматларының тулылыгын һәм актуальлеген тәэмин итүне, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрүне, электрон сервисларны популярлаштыру һәм мәгълүмати-аңлату эшләрен оештыруны бурыч итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев