Пенсионерларга – премия
Гыйнвар аенда миллионнан артык татарстанлы 5әр мең сум акча алачак. РФ Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 5әр мең сум акча түләү турындагы законга кул куйды. Әгәр пенсионер, мисалга, элеккеге хәрби хезмәткәр буларак, ике пенсия ала - берсе Пенсия фонды, икенчесе көч структурасы линиясе буенча түләнә икән, бер тапкыр бирелә...
Гыйнвар аенда миллионнан артык татарстанлы 5әр мең сум акча алачак.
РФ Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 5әр мең сум акча түләү турындагы законга кул куйды. Әгәр пенсионер, мисалга, элеккеге хәрби хезмәткәр буларак, ике пенсия ала - берсе Пенсия фонды, икенчесе көч структурасы линиясе буенча түләнә икән, бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне ПФР гамәлгә ашырачак. Җитәкчелек, бер тапкыр бирелгән түләү пенсионерларга чикләнгән финанс мөмкинлекләре шартларында куллану бәяләренең туктаусыз үсүен компенсацияләүдә ярдәм итәчәк, дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев