Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Патриот булып тумыйлар

Шимбә көнне егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан Республикасының җыелма пунктына озату тантанасы булды. Армиягә китүче 12 егетне җыр-музыка белән озаттылар. Тантанада районның беренче затлары - район башлыгы Камил Гилмановның һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбуновның, аларның урынбасарларының, Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствовның, авыл җирлекләре башлыкларының башкарма комитет бүлекләре...

Шимбә көнне егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан Республикасының җыелма пунктына озату тантанасы булды.

Армиягә китүче 12 егетне җыр-музыка белән озаттылар. Тантанада районның беренче затлары - район башлыгы Камил Гилмановның һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбуновның, аларның урынбасарларының, Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствовның, авыл җирлекләре башлыкларының башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләренең катнашуы чараны тагын да үзенчәлеклерәк итте. Юлга кузгалганчыга кадәр егетләрне чакыру пунктына җыеп теркәү үткәрделәр.

Аннан соң тәүге тапкыр сафка тезелеп басу һәм район җитәкчеләреннән фатихалар кабул итү.

- Дәүләт сезгә Ватанны саклау миссиясен ышандырып тапшыра. Бу сезнең өчен ир-егетләргә хас беренче җитди сынау. Аксубай төбәгенең лаеклы уллары булыгыз, Ватан иминлеген намус белән саклагыз. Россия Армиясе солдаты - ул мактаулы исем, аны лаеклы йөртегез, үзегезнең намусыгызны таптамагыз, - дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов.

Бүгенге көндә Россия Армиясе сафларында хезмәтнең ничек җайга салынганлыгы турында егетләргә һәм аларның әти- әниләренә генерал-майор Анатолий Молоствов бәян итте. Солдатлар арасында бүген "бабайлык" юк дип ышандырды ул, хезмәт срогы кыскартылуга бәйле хәрби хәзерлек занятиеләре арттырылган, хәрби частьләрдә бөтенләй үзгә күренеш, яшәү шартлары һәм туклану мәсьәләсе дә совет чорындагыдан күпкә яхшырак.

- Сез бер елдан соң чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтырсыз, армия сезне чыныктырачак. Әмма шуны онытмагыз, әти-әниләрегез өчен сез һәрвакт бала булып каласыз, сезне монда зарыгып көтәчәкләр, әти- әниләрегезгә шалтыратыр, хат юллар өчен вакыт табарга тырышыгыз, - дип аталарча хәер-фатихаларын бирде генерал.

Призывникларның әти- әниләре исеменнән Сөнчәле авылыннан армиягә китүче егетнең әтисе Владимир Крайнов сөйләде:

- Мин үзем Монголиядә хезмәт иттем, икенче улымны Кораллы Көчләр сафларына озатам инде. Бу һәр ир-егетнең Ватан алдындагы изге бурычы.

Призывникларның күңелләрен күтәрер өчен ул "Офицерлар" кинофильмыннан җыр сузды.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин булачак хәрбиләргә устав таләпләрен һәм командирларның боерыкларын, иминлек чараларын үтәргә киңәш итте.

Район башлыгы һәм генерал егетләргә истәлеккә кул сәгатьләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев