Ольга Павлова: “Ихлас очрашулардан күңел күтәренкелеге аласың“
Сайлаучылар белән эшлекле очрашу төбәк атнасы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булды. УРМАНДЕЕВО - ЧУАШ ҖЫРЛАРЫ Район кешеләре белән очрашу күңелле музыкаль нотада башланып китте. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында Ольга Павлова Урмандеевога килде. Авыл башында мәртәбәле кунакларны Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий...
Сайлаучылар белән эшлекле очрашу төбәк атнасы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булды.
УРМАНДЕЕВО - ЧУАШ ҖЫРЛАРЫ
Район кешеләре белән очрашу күңелле музыкаль нотада башланып китте. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында Ольга Павлова Урмандеевога килде. Авыл башында мәртәбәле кунакларны Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм "Урмандеево әбиләре" фольклор җыр төркеме күркәм гадәт буенча ипи-тоз һәм яңгыравыклы чуаш җыры белән каршы алдылар. Күңелләрне эретерлек мондый җылы очрашу көннең салкынлыгын да оныттырды хәтта.
АВЫЛ НИЧЕК ЯШИ СОҢ?
Районга килү маршруты быел Заря поселогына кадәр салынган вак таш җәелгән юл буенча дәвам итте. Максат - районнан шактый ерак урнашкан авыл кешеләренең тормышын күрү, алар белән аралашу.
Авыл кечкенә булса да, төзелеш туктамый, үсеш дәвам итә монда. Халыкның өчтән бер өлеше (25 кеше) 18 яшькәчә балалар. Дүрт гаиләдә тәрбиягә алынган 11 бала яши.
Кунаклар тәрбиягә бала алган гаиләләрнең берсе фермер Светлана һәм Алексей Гуляковларга юл тотты.
- Безнең өйдә бик күп кунакларның булганы бар, әмма Дәүләт Думасыннан - беренче тапкыр! - дип шаярттылар хуҗалар. Ә алар исә бүләкләр - зур торт һәм матур чынаяклар сервизы, балаларга футбол тубы алып килгәннәр. Бүләкләрне тәрбиягә алынган балаларның иң өлкәне Коляга тапшырдылар (Игорь белән Саша укуда иделәр). Аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Гуляковлар Заря поселогы кешеләренең нинди уй-ниятләр, эш-мәшәкатьләр белән яшәүләре хакында сөйләделәр. Балаларны поселокта үзенчәлекле хис-тойгылар белән, үзләренекедәй кабул итүләре хакында да бәян иттеләр. Уртак эшләр, бәйрәмнәр, төрле чаралар балаларны берләштерә генә икән.
- Быелгысы ел безнең өчен вакыйгаларга бай булды, - дип бүлештеләр алар. - Алексей Елизаровичның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттек, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесендә җиңдек, ТР Президентында кабул итүдә булдык, ә Заря өчен - озак көтелгән юл төзелде, мәктәп автобусы йөри башлады, чишмәне төзекләндерүгә грант алдык. Барлык башлангычларда да безгә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, - дип ихлас уй-фикерләрен җиткерделәр Гуляковлар.
- Хәзер тагын да ныграк ярдәм күрсәтеләчәк, - диде Камил Камал улы. - Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова, Айрат Хәйруллин тарафыннан да.
- Әгәр дә район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылда халык шулай яши икән, димәк безнең эшебез юкка түгел, - дип сүзен йомгаклады Ольга Павлова.
КАБУЛ ИТҮДӘ - ПРОБЛЕМАЛАР ХАКЫНДА
Гражданнарны кабул итү районга сәфәрнең соңгы этабы булды. Район дәрәҗәсендә хәл итү мөмкин булмаган проблемалы мәсьәләләр белән депутатка төрле оешма вәкилләре мөрәҗәгать иттеләр. Атап әйткәндә, декрет ялында булган хатын-кызларны укыту, ДЮСШның яшь спортчыларын республика, төбәк ярышларына йөртү өчен яңа автобус таләп ителүе, спорт мәктәбе педагог-тренерларының педагогик стажын тану, республика комиссиясенең инвалидлык күрсәтмәсе бирүе, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә киң күләмле тернәкләнү алу мөмкинлеге һәм башка бик күп сораулар. Аларның кайберләренә Ольга Ивановна шунда ук тулы җавапларын бирде, ә кайберләре буенча, республика органнары һәм тармак вәкилләре белән телефон аша элемтәгә кереп, хәлгә аңлатма бирде һәм һәркайсы аларны алга таба тикшерергә вәгъдә итте.
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТ ӨЧЕН АЧЫК ӘҢГӘМӘ
- Аксубай районында булу миңа бик ошады, - диде Ольга Ивановна, очрашу азагында. Халык матур тормышта яшәсен өчен бик күп эшләр башкарылган. Әмма тормыш алга бара, кешеләрнең тагын да яхшырак шартларда яшиселәре килә. Без моңа Заряда булып кайткач инандык. Минем үземә генә хас үзенчәлегем бар. Позитив, күтәренке күңелле кешеләр белән очрашып аралашкач, алардан бетмәс энергия аласың. Һәм шуннан соң эшкә аерым кәеф белән керешәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев