Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Әнисенә бүләк ясады

"ТАТМЕДИА"АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән, әти-әниләрне, якыннарны республика гәзит-журналларына яздыру буенча акция үткәрелә. Акцияне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хупладылар инде. Республика акциясенә республика һәм шулай ук район гәзитләрен яздырган башлыклар, беренче затлар, Татарстанның...

"ТАТМЕДИА"АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән, әти-әниләрне, якыннарны республика гәзит-журналларына яздыру буенча акция үткәрелә.

Акцияне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хупладылар инде.

Республика акциясенә республика һәм шулай ук район гәзитләрен яздырган башлыклар, беренче затлар, Татарстанның төрле предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә кушылды.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды һәм беренчеләрдән булып әнисе - 89 яшьлек Наҗия Нәсыйбулла кызына район гәзитен яздырды.

- Үземне белгәннән бирле гаилә һәрвакытта да беренче чиратта район гәзитенә языла иде, әни аны һәрвакыт зур канәгатьләнү белән укыды. Һәркем, Аксубайда яшиме ул, аның чикләрендәме, акциягә кушылып, әти-әнисенә яки якыннарына бүләккә подписка оформить итәргә тиеш дип уйлыйм. Район газетасы һәр йортка килергә тиеш дип саныйм. Без үзебезнең туган районыбызда, аның иминлеге өчен хезмәт куябыз. Һәм басу-кырларда икмәкне кемнәр үстергәнен, кемнәрнең безне терлекчелек продуктлары белән тәэмин иткәнен, балаларыбызны кемнәр тәрбияләгәнен, юлларны кемнәр салганын, районда нинди объектлар төзелгәнен һәм спортта, мәдәнияттә, мәгариф өлкәсендә һ.б. тармаклардагы казанышлары белән Татарстанда һәм Россиядә аны кемнәр танытканын белергә тиеш, - дип шәрехләде Камил Камал улы. - Район җитәкчеләрен һәм халыкны акциягә кушылырга чакырам: гәзиткә язылып - әти-әниләрегезгә бүләк ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев