МВД – ветераннарын хөрмәтләделәр
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннары Россия МВДның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Ветераннар оешмасы сафларында 52 кеше исәпләнә - тантанага алар Россия ветераннары Советының 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдылар. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев ветераннарны бүлек хезмәткәрләре исеменнән генә...
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннары Россия МВДның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үттеләр.
Ветераннар оешмасы сафларында 52 кеше исәпләнә - тантанага алар Россия ветераннары Советының 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдылар.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев ветераннарны бүлек хезмәткәрләре исеменнән генә тәбрик итеп калмыйча, МВД министрлыгының да котлауларын җиткерде һәм республика ветераннар Советының теләкләрен ирештерде. Бүлек ветераннары оешмасының - районда гына түгел, Татарстанда да иң актив иҗтимагый оешмаларның берсе булуын билгеләп үтте. Әлеге сүзләрне раслап, ТР Эчке эшләр министрлыгының республика ветераннар оешмасыннан МВД ветераннары советына Рәхмәт хаты тапшырды.
- Безнең ветераннар оешмасы министрлыкта яхшылар исәбендә, алар лаеклы ялга киткәч тә район, бүлек өчен җаваплылыкларын югалтмадылар, актив гражданлык позициясен сакладылар. Без аларга тигезләшәбез, алардан үрнәк алабыз, аларга һәрвакыт мөрәҗәгать итәргә була, - дип йомгак ясады Илнар Камалиев.
Ветераннар Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов җавап чыгышында, ветераннар үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен һәр яшь хезмәткәр белән уртаклашырга тиешләр, дип билгеләп үтте, чөнки егерме-кырык ел элек үзләре дә барысына да нәкъ шул рәвешле остазларыннан өйрәнделәр.
Һөнәри бәйрәмдә ветераннарга ведомство исеменнән бүләкләр, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Россия МВДсында хезмәт иткәне, җәмәгать эше алып барганы һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән тырышлыгы өчен отставкадагы милиция прапорщигы Рәмзия Бакированы МВД ветераннары Советы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Милиция ветераннары Сәлихҗан Исламгәрәев һәм Әхтәм Сөләймановка "Бурычка тугрылык өчен" күкрәк билгеләре бирелде.
Бүлекнең элеккеге җитәкчеләре Николай Прончатов һәм Сәлихҗан Сафин ведомство газетасына подписка белән бүләкләнделәр, ветеран Ирек Салаховка дару препаратлары сатып алуга сертификат тапшырылды.
МВД ветераннарының күпчелеге төрле тармакларда эшләп, бүгенге көнгә кадәр районга хезмәт итәләр. Аларны тәбрикләргә бүгенге коллегалары, хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек килде. Ветераннар өчен районның үзешчән артистлары һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре катнашында зур бәйрәм концерты оештырылды.
Р.S. Язма басмага әзерләнгәндә, Россия МВДның Аксубай районы буенча ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов ТР МВДның Мәдәни үзәгендә Россия ветераннар Советы оешуның 25 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында катнашты. Анда Татарстан МВД ветераннары, республика районнарының ветераннар советлары рәисләре җыелды. Тантана гаеплеләрен Татарстан МВД министры Артем Хохорин котлады.
Шамил Сәхабетдиновка Россия МВДның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары Советы исеменнән "Патриотик тәрбия бирүдә актив эш өчен" медале тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев