Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

МВД дәүләт хезмәтләре

РФ МВД халыкка 35 дәүләт хезмәте тәкъдим итә. Хезмәтләрне Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә алырга була. РФ МВДның Аксубай районы буенча лицензия-рөхсәт эше төркеме корал сатып алу, саклау һәм ташуга таныклык, лицензия-рөхсәт бирүгә бәйле дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә. Әлеге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүдә лицензия-рөхсәт эше өлкән инспекторы И.Ч. Мәгыйзов...

РФ МВД халыкка 35 дәүләт хезмәте тәкъдим итә.


Хезмәтләрне Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә алырга була.

РФ МВДның Аксубай районы буенча лицензия-рөхсәт эше төркеме корал сатып алу, саклау һәм ташуга таныклык, лицензия-рөхсәт бирүгә бәйле дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә.

Әлеге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүдә лицензия-рөхсәт эше өлкән инспекторы И.Ч. Мәгыйзов җаваплы. Телефоны: 2-77-83.

РФ МВДның Аксубай районы буенча штаб бүлеге ике дәүләт хезмәте тәкъдим итә: хөкемгә тартылу (яки тартылмау) һәм (яки) җинаять эзәрлекләү факты яки җинаять эзәрлекләү фактын туктату турында белешмә бирү.

Әлеге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүдә штаб инспекторы Т.Н. Мясников җаваплы. Телефоны: 2-79-74.

Россия МВДның Аксубай районы буенча кизү часте ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә.

Әлеге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүдә полиция җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы В.А. Семенов җаваплы. Телефоны.: 8 (84344) 2-77-85.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гражданнарга хәбәр итү өчен (843) 221-20-02 абонент номеры белән "кайнар линия" телефонын гамәлгә кертте.

Дәүләт хезмәтләреннән файдалануга алдан язылу 8 (84344) 2-79-74 телефоны буенча гамәлгә ашырыла.

Үтенечләрне кабул итү дүшәмбедән алып җомга көнгә кадәр 8.00дан 17.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла. 12.00дан 14.00га кадәр төшке аш.

Дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүдән баш тарту очраклары булганда гражданинның, әгәр аның тарафыннан дәүләт хезмәтләре алу таләпләре бозылмаса, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесенә шикаять бирү хокукы бар.

Дәүләт хезмәтләрен үзвакытында һәм сыйфатлы күрсәтү буенча Россия МВДның Аксубай районы буенча җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Л.Г. Турлукова җаваплы.

Тәкъдим ителгән дәүләт хезмәтләре турындагы тулы мәгълүмат белән www.gosuslugi.ru.сайтында танышу мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев