Мәшгульлеккә бәйле проблема юк
2015 нче елда Трудолюбово авыл җирлегендә җирлек һәм анда яшәүчеләрнең тормышына кагылышлы планлаштырылган барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Җирлек республика программаларында катнашкан. "Авылларга юл" программасы ярдәмендә Культура һәм III Интернационал поселоклары юлларына вак таш җәелгән. Урамнарны яктырту буенча - бишенче үткәргеч монтажланган (3 мең метр) һәм Трудолюбовода 20 яктырткыч куелган....
2015 нче елда Трудолюбово авыл җирлегендә җирлек һәм анда яшәүчеләрнең тормышына кагылышлы планлаштырылган барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән.
Җирлек республика программаларында катнашкан. "Авылларга юл" программасы ярдәмендә Культура һәм III Интернационал поселоклары юлларына вак таш җәелгән.
Урамнарны яктырту буенча - бишенче үткәргеч монтажланган (3 мең метр) һәм Трудолюбовода 20 яктырткыч куелган.
Үзара салым бюджетының гомуми суммасы 362 мең тәшкил иткән. Шул акчаның 212 400 сумына үзәк биләмә һәм торак пунктларның кайбер урамнарына җәю өчен вак таш сатып алынган. Шулай ук үзара салым хисабына Трудолюбово авылы зыярәтенең коймасын ремонтлау өчен материал сатып алынган. Ремонт эшләре җылы сезон җиткәч башланачак. Грант хисабына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Трудолюбовода Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ремонтланган. Шул ук торак пунктта чишмә төзекләндерелгән. Ел дәвамында юлларны тигезләү һәм аларны кышын кардан чистарту буенча эшләр тукталмады.
Отчет чорында халык һәм авыл җирлеге көче белән түбәндәгеләр эшләнде: Трудолюбово, Алга һәм III Интернационал авылларында чүплекләр тотып алынган; Трудолюбовода табигать бәла-казасыннан соң авыл мәдәният йорты түбәсе төзекләндерелгән. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Турдолюбово авыл җирлеге башкарма комитеты территориясендә утыз төптән артык зәңгәр чыршы утыртылган, III Интернационал авылында буа буылган, Октябрь поселогында чишмә төзекләндерелгән.
Җирлек территориясендә халыкны эш белән тәэмин итү проблемасы хәл ителгән - авыл хуҗалыгында 108, бюджет өлкәсендә 20дән артык һәм шәхси эшмәкәрләрдә 30дан артык кеше эшли.
Октябрь һәм Тукай поселокларына керү юллары проблемалы булып кала бирә, Октябрьдә су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора, чөнки җәйге чорда скважиналарда су җитми, ә чишмәләр кибә башлаган. Трудолюбово авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен 30 фонарь куелган. Авыл җирлеге алдында 2016 елга да бурычлар билгеләнгән. Болар: откан грант акчасы хисабына Культура авылында яңа һәйкәл төзү, Трудолюбово, Алга, Котловка, Октябрь авыллары юлларына вак таш җәю эшен дәвам итү. Культура, Пионер, Тукай поселокларында урамнарны яктыртуны яхшырту. Шулай ук күчемсез милек объектларын исәпкә алу, салым салу базасын ныгыту, авария хәлендә булган корылма хуҗалары һәм варислары белән эш алып бару. әлеге биналарны сүтү, хуҗасыз җирләрне муниципаль милеккә күчерү буенча эшне дәвам итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев