Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мөмкинлеге чикле сайлаучылар өчен

Аксубай территориаль сайлау комиссиясе җитәкчелеге киңәшмәсе узды. Көн кадагына мөмкинлеге чикле гражданнарның сайлау хокукын үтәү мәсьәләсе куелды. Киңәшмәдә шулай ук сайлау процессы өчен җаваплы кешеләр, социаль яклау, пенсия фонды бүлеге вәкилләре катнашты. ТР ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова видеоэлемтә режимында мөмкинлеге чикле гражданнарга сайлау участокларына бару мөмкинлекләрен мониторинглауның беренче нәтиҗәләре...

Аксубай территориаль сайлау комиссиясе җитәкчелеге киңәшмәсе узды.


Көн кадагына мөмкинлеге чикле гражданнарның сайлау хокукын үтәү мәсьәләсе куелды. Киңәшмәдә шулай ук сайлау процессы өчен җаваплы кешеләр, социаль яклау, пенсия фонды бүлеге вәкилләре катнашты. ТР ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова видеоэлемтә режимында мөмкинлеге чикле гражданнарга сайлау участокларына бару мөмкинлекләрен мониторинглауның беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Районның социаль тармак органнарына сайлау участокларының ничәнче катта урнашуы, пандус, тактиль юллар, начар күрүчеләр өчен лупалар белән җиһазландырылуы турында тулы хисап әзерләргә кирәк.

Хезмәт министрлыгы вәкиле "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга тукталды. "ТАТМЕДИА" республика массакүләм коммуникация һәм матбугат агентлыгы вәкиле массакүләм мәгълүмат чаралары аша мөмкинлеге чикле сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү процессын оештыру турында бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев