Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Митинг һәм шимбә өмәләре

22 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Ленин һәйкәле янында тантаналы митинг була. Аны КПФР Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле территориаль бүлеге, партия активистлары һәм тарафдарлары дөнья пролетариаты юлбашчысының тууына 147 ел тулу уңаеннан оештыра. Бу көн совет чорыннан ук аерым кичерешләр белән тулы - бу көнне мәктәп укучыларын октябрятлар сафларына кабул иттеләр,...

22 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Ленин һәйкәле янында тантаналы митинг була.

Аны КПФР Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле территориаль бүлеге, партия активистлары һәм тарафдарлары дөнья пролетариаты юлбашчысының тууына 147 ел тулу уңаеннан оештыра. Бу көн совет чорыннан ук аерым кичерешләр белән тулы - бу көнне мәктәп укучыларын октябрятлар сафларына кабул иттеләр, Ильич турында шигырьләр бәйгеләре оештырылды, массакүләмле Ленин шимбә өмәләре үткәрелде. Әлеге традицияләр Аксубай районында да күптәннән яшәп килә. Һәр елны митингта интеллигенция, эшче яшьләр һәм мәктәп укучылары катнаша. Бу көндә гомумрайон Ленин шимбә өмәсе оештырыла, анда бөтен оешма-учреждениеләр, мәктәпләр катнаша. Ә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты 22 апрельдә район үзәге кешеләрен православие зиратын төзекләндерүдә катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев