Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җәмәгатьчелек делегатлар сайлады

Аксубайда Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайладылар. Аксубай муниципаль районы Иҗтитмаги советының киңәйтелгән утырышында Татарстанның яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры урынбасары Алмаз Минеголов катнашты. Аксубай районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру һәм Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайлау мәсьәләсе көн тәртибенә кертелде. Татарстан халыкларының Беренче Съезды Татарстан Республикасының...

Аксубайда Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайладылар.

Аксубай муниципаль районы Иҗтитмаги советының киңәйтелгән утырышында Татарстанның яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры урынбасары Алмаз Минеголов катнашты.

Аксубай районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру һәм Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайлау мәсьәләсе көн тәртибенә кертелде.


Татарстан халыкларының Беренче Съезды Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы һәм катнашуы белән 1992 елда оештырылган. Икенче съезд ун ел элек - 2007 елның ноябрендә Казанда үтте. Съезд делегатлары Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте Концепциясен расладылар.


Утырышны район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде, анда советның, башкарма советның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, иҗтимаги этномәдәни һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты.

- Съездның төп бурычы - Татарстан территориясендә яшәүче барлык милләтләрне, халыкларны, оешмаларны берләштерү, аларның мәдәниятен һәм диннәрен хуплау һәм шулай ук республикада милләтара тынычлык һәм килешүне саклау, - дип билгеләп үтте, утырышны ачып, район башлыгы Камил Гилманов.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Аксубай районында Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Район мәгариф бүлегенең милли белем бирү бүлеге белгече Рәмзия Зәйдуллина районда милли белем бирү системасын үстерү перспективалары һәм проблемалар белән бүлеште.

Иҗтимаги совет рәисе Ирина Телешева советның дәүләт һәм милли сәясәтне үстерү өлкәсендәге еллык эше турында бәян итте һәм 2017 елга планнар белән уртаклашты.

Киңәйтелгән утырышта Татарстан халыклары Съездына безнең районнан делегатлар сайладылар. 22 апрельдә узачак Татарстан халыкларының III Съездында Аксубай районын җиде делегат - район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Иҗтимаги совет җитәкчесе Ирина Телешева, ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Галина Федорова, Аксубай лицееның педагог-оештыручысы Анастасия Чернышева тәкъдим итәчәк.

- Аксубай районы территориясендә нигездә өч милләт халкы яши. Дини, мәдәни оешмалар, белем бирү учреждениеләре район җитәкчелеге һәм иҗтимаги совет белән тыгыз хезмәттәшлектә, шулай ук дәүләт һәм милли сәясәт программалары да тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте утырыш соңында спорт министры урынбасары Алмаз Минеголов.

Иҗтимаги советка адреслы мөрәҗәгать итеп ул, югарыда телгә алынган программаларны гамәлгә ашыру планында эшләрнең җитәрлек башкарылуын, иҗтимаги совет әгъзаларының моны халыкка да җиткерергә һәм үз эшләрен тыгыз хезмәттәшлектә төзергә тиешлекләрен билгеләп үтте.

Утырыштан соң безнең хәбәрче Татарстан халыкларының III Съездында районны тәкъдим итәчәк делегатлар белән аралашты. Аларга сүз бирелә.

Сергей Александров:

- Милләтара һәм конфессияара тынычлык, гражданнар килешүе, дингә, мәдәнияткә, төрле милләт халыкларының йолаларына карата хөрмәткә бәйле күп гасырлык тәҗрибә - республиканың заманча үсеш нигезе. Безнең күп милләтле районыбыз мондый мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора. Милли бәйрәмнәрнең район дәрәҗәсендә үтүен без шулай тиеш кебек кабул итәбез. Район үзәгендә һәм авылларда Сабантуй, чуаш халкының Уяв, русларның Троица бәйрәмнәрен үткәрү традиционга әверелде. Һәр көнне Аксубай өстенә азан тавышы тарала, ә ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә чаң тавышлары яңгырый. Татарстан барлык милләт халыклары арасында үзара аңлашу һәм игелекле күршелек мөнәсәбәтләрен саклауда һәрвакыт өлге булды.

Анастасия Чернышева:

- Педагог-оештыручы буларак, балалар белән үз эшемне нәкъ менә шул юнәлештә төзим, чөнки барлык милләтләр һәм халыклар да тигез хокуклы, ә халыклар дуслыгы һәм дини мөнәсәбәтләр безнең Татарстаныбызда элек- электән барлык изге эшләрнең нигезе булып торды. Безнең лицейда төрле милләттән һәм диннән булган балалар белем ала, без милли бәйрәмнәр үткәрергә дә планлаштырабыз, район чараларында катнашабыз, сыйныфтан тыш эшләрдә күрше халыкларның традицияләре һәм йолалары белән таныштырабыз, толерантлы булырга өйрәтәбез. Менә шуның өчен дә безнең күп милләтле Татарстаныбызда һәм районыбызда халыклар һәм диннәр арасында дуслык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев