Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәдәният йортына – җитәкче исемен

Иске Тимошкино халкы өчен үткән ел ике вакыйга белән истә калды - "Тарса" чишмәсе төзекләндерелде, тренажер һәм спорт мәйданчыклары төзелде. 2017 ел башында авыр югалту кичерергә туры килде - искетимошкинолылар һәм бөтен район күренекле шәхес, "Уяв" ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Аркадий Харитонов белән хушлашты. Иске Тимошкинода хисап...

Иске Тимошкино халкы өчен үткән ел ике вакыйга белән истә калды - "Тарса" чишмәсе төзекләндерелде, тренажер һәм спорт мәйданчыклары төзелде.

2017 ел башында авыр югалту кичерергә туры килде - искетимошкинолылар һәм бөтен район күренекле шәхес, "Уяв" ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Аркадий Харитонов белән хушлашты. Иске Тимошкинода хисап җыелышы бер минутлык тынлык белән башланып китте. Һәм, авылның аксакаллары тәкъдиме, депутатларның бертавыштан кабул иткән карары белән, Иске Тимошкино мәдәният йорты Аркадий Алексеевич Харитонов исемен алды.

Үзара салым акчаларына өч су башнясы насосы, Иске Тимошкино зираты коймаларын ремонтлау өчен төезелеш материаллары, Ерепкино авылы зираты йорты өчен кызыл кирпеч һәм кирәк-яраклар сатып алынган, Шулай ук әлеге акчалар янгын сүндерү машинасын тотуга һәм янгын сүндерү депосын ремонтлауга, урамнарга ком түшәү һәм вак таш сатып алуга тотылган.

Авыл җирлеге һәм халык көче белән Гагарин урамындагы 300 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәре алыштырылган, Иске Тимошкинода авария хәлендәге күпер, Яңа Тимошкино чокыры аша кичү ремонтланган, юлларга ком сибелгән, карт агачлар киселгән. Һәр торак пунктта диярлек янгын иминлеге өчен буалар ясалган, үләт базы норматив халәткә китерелгән. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына 2 обелиск төзекләндерелгән, Иске Тимошкино зиратының коймасы яңартылган, Ерепкино авылындагы гыйбадәт йортында мич чыгарылган.

Бурычлар: "Ольга чишмәсе"н капиталь ремонтларга. Үзара салым акчаларына Яңа Тимошкино мәдәният йортына эчке ремонт ясау һәм Иске Тимошкино китапханәсендә җылыту челтәрен алмаштыру, тренажер һәм спорт мәйданчыкларын койма белән әйләндереп алу, Иске Тимошкино зираты коймасын ремонтлауны тәмамлау таләп ителә. Авыл җирлеге территориясен һәм чишмә тирәсен яшелләндерү, юлларга вак таш салу дәвам ителәчәк. Иске Тимошкино авылындагы күперне ремонтлауны төгәлләргә, Ерепкино һәм Батыр авыллары зиратлары коймаларын буярга, Яңа Тимошкино авылында башняны алмаштырырга, барлык торак пунктларда буалар ясарга, ком чокырына рекультивация ясарга һәм зиратларны документаль теркәүне башларга кирәк.

- Һәм иң мөһиме, агымдагы елда безгә авыл җирлегенең 2017-2021 елларга социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектын кабул итәргә кирәк булачак, - дип белдерде Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев