Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Марат Әхмәтов: “Аксубай – уңыш алу буенча алдынгылар унлыгында“

Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән булып китте. Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән вертолетта район кырлары өстеннән очып үтте, урып-җыю эшләре белән танышты. "Аксубай" агрофирмасының "Чирмешән" бүлегендә көзге бодай басуында аны агрофирмалар, район хезмәтләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре каршы алды....

Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән булып китте.
Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән вертолетта район кырлары өстеннән очып үтте, урып-җыю эшләре белән танышты. "Аксубай" агрофирмасының "Чирмешән" бүлегендә көзге бодай басуында аны агрофирмалар, район хезмәтләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре каршы алды.
Министрлык җитәкчесе район игенчеләре тәрбияләп үстергән бөртеклеләр, бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар үрнәкләрен карады, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек югары табышлы культураларны сатуга игътибар бирергә кирәклеген искәртте.
- Без үз алдыбызга быел биш миллион тонна ашлык алу максатын куйдык һәм шуңа ышанычлы омтылдык, - дип ассызыклады Марат Готыф улы. - Башта күзәтелгән яңгырларны санамаганда, моңа һава торышы да уңайлыклар тудырды. Бүгенге көндә (25 августка) республика буенча 2891,4 мең тонна иген суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 35,9 центнер тәшкил итә. 805,2 мең гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар сугып алынган (планга карата 55 процент). Бу уңышларда аксубайлыларның да хезмәт өлеше бар. Шунысы сөендерә, республика районнары арасында Аксубай районы уңдырыш буенча иң яхшылар унлыгында.
Марат Әхмәтов, авылларда фермерлык хәрәкәтен тагын да активрак җәелдерергә кирәк дип ассызыклап үтеп, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә тукталды. Шулай ук районда республика программаларының гамәлгә ашуы белән дә кызыксынды.
Район башлыгы Камил Гилманов үз чиратында районда урып-җыю эшләренең ничек баруы, азык хәзерләү һәм көзге культуралар чәчү торышы хакында җентекләп сөйләде. 25 августка бөртеклеләрнең 17 мең гектардан артыгы суктырылган, бу барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәге дигән сүз. Арпаны җыеп алу төгәлләнеп килә, көзге бодайның - 86 проценты, көзге арышның 76 проценты урып җыелган. Шулай ук борчак мәйданнарының да яртысыннан күбрәге җыеп алынган.
Камил Гилманов, районның агросәнәгать комплексы оешкан төстә эшли, дип билгеләп үтте һәм республика җитәкчелеге вәкиленә, аксубайлылар урып-җыю буенча бурычларны уңышлы башкарып чыгачак, дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев