Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Маллардан таптаткан өчен – җаваплылыкка

Район хакимияте комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә - төзекләндерү кагыйдәләрен бозу һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кырларны маллардан таптату мәсьәләләре куелды. Утырышка югарыда телгә алынган кагыйдәләрне бозуга бәйле беркетмәләр төзелгән кешеләр чакырылды. Торак пунктларга рейдлар ясаганда комиссия әгъзалары авыл урамнарында һәм шулай ук район үзәгендә малларның ирекле утлап йөрү фактлары...

Район хакимияте комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә - төзекләндерү кагыйдәләрен бозу һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кырларны маллардан таптату мәсьәләләре куелды.
Утырышка югарыда телгә алынган кагыйдәләрне бозуга бәйле беркетмәләр төзелгән кешеләр чакырылды. Торак пунктларга рейдлар ясаганда комиссия әгъзалары авыл урамнарында һәм шулай ук район үзәгендә малларның ирекле утлап йөрү фактлары белән очраштылар. Эш мал хуҗаларына кагылгач, гражданнар терлекләрне үзләренеке итеп танудан баш тарттылар, югыйсә шаһитләр киресен расласалар да. Шуңа да карамастан, мал хуҗаларына район хакимияте комиссиясе алдында җавап тотарга һәм тәрбия сыйфатында урамнарда, җәмәгать урыннарында иректә утлап йөргән йорт хайваннары өчен штраф түләргә туры килде.
Авыл хуҗалыгы культуралары участокларына зыян салуга килгәндә, "Аксубай" агрофирмасы кырында сарыклар көтүенең утлап йөрүе ачыкланган. Аларның хуҗалары да административ җәза алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев