Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Максат – ачыклык кертүдә ярдәм итү

Аксубайның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт кануннарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны уртак кабул итү үтте. Уртак кабул итүне ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәре бүлеге җитәкчесе баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы иҗтимаги ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова алып бардылар. Рәсми очрашуда...

Аксубайның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт кануннарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны уртак кабул итү үтте.

Уртак кабул итүне ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәре бүлеге җитәкчесе баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы иҗтимаги ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова алып бардылар.

Рәсми очрашуда күп кенә мәсьәләләр каралды. Шул исәптән район кешеләрен хезмәт тармагына кагылышлы проблемалар да борчый. Атап әйткәндә, фермер хуҗалыгы хуҗабикәсе эшчеләрне вакытлыча эшләргә рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Рәсмиләштерү процессы барган вакыт эчендә эш тәмамланып та куярга мөмкин. Моңа охшаш сорау үз эшен ачкан гражданнарның күпчелеге өчен актуаль. Хокуки мәсьәләләрне тирәнтен белмәгәнгә, алар һәрвакытта да үз мәнфәгатьләрен дөрес яклый алмыйлар һәм шулай ук аларга эшчеләр белән дә аларның хокукларын бозмыйча гына исәп-хисап ясарга кирәк.

Эшлекле әңгәмәдә эш бирүчеләрнең мөмкин булган барлык гамәлләре дә тәфсилләп аңлатылды.

Гражданнарны кабул итүдә шулай ук ваканцияләрне алмаштыруга дәгъва ителгән затларга медицина тикшерүе үткәрүгә, аны түләүгә, техник хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары, махсус кием белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

- Хезмәт кануны - ул күпкырлы хокуки өлкәләрнең берсе, - дип сөйли Фидаил Хәернасов. - Әлеге мәсьәләгә багышлап оештырылган граҗданнарны кабул итү аларга кирәкле мәгълүматларны җиткерү, хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле килеп туган кыен хәлләргә ачыклык кертүдә ярдәм итү һәм шул рәвешле хезмәт канунын бозуларны кисәтүгә чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев