Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Үлән яндыру катгый тыела

Яз көне кипкән үләнгә ут төртү урманнар өчен зур куркыныч тудыра. Элеккеге елларда язын кырларда әле монда, әле тегендә коры үләннәрнең ничек януын күрергә була иде. Территорияләрне коры үләннәрдән арындыру проблемасын җиңел ысул, ә нәкъ менә шырпы сызып кына хәл иткән, әлеге гамәл белән әйләнә-тирә мохит иминлеген куркыныч астына куйган...

Яз көне кипкән үләнгә ут төртү урманнар өчен зур куркыныч тудыра.


Элеккеге елларда язын кырларда әле монда, әле тегендә коры үләннәрнең ничек януын күрергә була иде. Территорияләрне коры үләннәрдән арындыру проблемасын җиңел ысул, ә нәкъ менә шырпы сызып кына хәл иткән, әлеге гамәл белән әйләнә-тирә мохит иминлеген куркыныч астына куйган кешеләргә каршы урман сагы мөмкин булган барлык алымнарны кулланып көрәшә.

Урманнарны янгыннан ничек саклау хакында Аксубай лесничествосының җитәкче-лесничие урынбасары Юрий Сазонов белән әңгәмә корабыз.

- Бу һәр җиргә хас проблема. Узган елның көзендә РФ Хөкүмәте урманнарны янгыннан саклауга чакырылган махсус карар кабул итте. Әлеге документка нигезләнеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үләннәргә үз белдегең белән ут төртү, кырларда учак ягу тыела. Янгын иминлеге таләпләрен бозган өчен штраф санкцияләре билгеләнгән. Гражданнарга максималь штраф күләме - 4000 сумга, урындагы затларга - 30 меңгә һәм юридик затларга 500 мең сумга кадәр. Урманнарда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозганда гражданнарга - 5000 сумга, урындагы һәм юридик затларга 50 мең һәм миллион сумга кадәр штраф яный. Иң зур штрафлар урман үсентеләрен юк иткәндә яки аларга зыян китергәндә салына. Кагыйдә бозучыга 1 000 000 сумнан алып 3 000 000 сумга кадәр штраф яки 300 000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штраф бирү белән 10 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү җәзасы яный. Янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен нинди җаваплылык каралуын белә торып, бер генә кешедә дә авыл хуҗалыгы мәйданнарын коры үләннән яндырып чистарту фикере тумас дип ышанасы килә, - дип сөйли Юрий Викторович.

- Янгын куркынычы чорына күп калмады. Кар эри, җир кибә һәм коры үлән, яфраклар өскә калка. Кайда да булса янгын очрагын күргән гражданнарга нәрсә эшләргә?

- Коры, җилле һава торышында теләсә нинди ут чаткысы да көчле ут чыгара, гектарлаган урманны юк итә ала. Монда табигать яратучы гражданнардан уяулык сорала. Хәзер һәр кешедә дә телефон бар, районның теләсә кайсы почмагыннан шалтыратып хәбәр салырга була.

Әгәр сез коры үлән, торф урынының янып китүенә яки урманда янгын чыгуына тап буласыз икән, ашыгыч рәвештә 2-73-53 телефоны буенча Аксубай лесничествосы хезмәткәрләренә хәбәр итегез яки урман сагының тәүлек әйләнәсе эшләүче 8-800-100-94-00 бушлай телефон линиясенә шалтыратыгыз.

Фото kletskay.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев