Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ленин урамы үзгәрә

Районда төзелеш эшләренең кызган чагы. Моны беренче чиратта район үзәгенең Ленин урамында алып барылган эшләрдән һәм күп фатирлы йортларны ремонтлаудан да күреп була. Район үзәге мәйданына җәелгән брусчатканың бер өлешен нәрсә өчен сүтәләр соң, урамның өске өлешендәге глобаль эшләр нәрсә белән тәмамланыр, районда тагын нинди төзелеш эшләре алып барыла -...

Районда төзелеш эшләренең кызган чагы. Моны беренче чиратта район үзәгенең Ленин урамында алып барылган эшләрдән һәм күп фатирлы йортларны ремонтлаудан да күреп була.

Район үзәге мәйданына җәелгән брусчатканың бер өлешен нәрсә өчен сүтәләр соң, урамның өске өлешендәге глобаль эшләр нәрсә белән тәмамланыр, районда тагын нинди төзелеш эшләре алып барыла - бу хакта район гәзите хәбәрчесе белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов бүлеште.

"Аксубайның Ленин урамы буенча иҗтимаги киңлекләрне үстерү" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Парктагы җир эшләре һәм сүтелгән брусчатка - мәйданны төзекләндерү этабы - тиздән урыны-урыны белән брусчаткалар яктыртылачак, ә яшел чирәмдә - яктырткыч шар-фонарьлар. Шулай ук чәчәк түтәлләре дә пәйда булачак.

Ленин урамының өске өлешендә зур эш күләме башкарылды инде. Юлның әлеге өлешенең нинди торышта булуын аксубайлылар хәтерли. Йортлар арасында чүп контейнерлары урнаштырылган иде, алар артында ук плитәләр белән ябылган иске канализация чокыры ярылып ятты. Биредә гаражлар урнашкан иде, ә ишегалды территориясен җимерек коймалар "бизәп" торды, фатир хуҗалары шунда ук түтәлләрдә яшелчә үстерделәр.

- Кайчандыр коймалар үзәктән куелган иде, әмма асылда, җир муниципалитетка карый, шуңа күрә "бакчалар" бетерелде, шулай булырга тиеш тә, бу бит үзәк урам, - дип сөйли Илдар Ислямов. - Әлбәттә, әлегә халыкка бераз уңайсызрак, монда эшләр этаплап алып барыла, ләкин җәй азагына күренеш тамырдан үзгәрәчәк, өлкәннәр һәм балалар тагын бер ял зонасына һәм уңайлыкларга бәя бирәчәк.

Ленин урамының өске ягында үтеп йөрү өлешенә яңа асфальт түшәлгән, бордюрлар куелган. Монда шулай ук брусчаткадан җәяүлеләр өчен юл да салыначак, чәчәк түтәлләре дә пәйда булачак.

- Районда башка объектлардагы төзелеш эшләре ничек бара соң?

Иске Чуаш Адәмсуы авылында КФҮ бинасының диварлары торгызылды, чираттагы этап - түбәсен ябу. Кәкре Күлдә фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынган, инженер коммуникацияләрен үткәрү эшләре бара. Районда өч универсаль мәйданчык төзелә. Аксубайның СХТ урамында аны әзер дияргә була, ә Иске Кыязлыда тренажерлы мәйданчык әзер инде, бары тик яктырткычларны гына урнаштырасы калган, ә волейбол-баскетбол мәйданчыгы өчен бетоннан нигез салына. Ветеринария берләшмәсе бинасына тулысынча эчке капиталь ремонт үткәрелгән, район архивы бүлегендә дә эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы бинасына тышкы ремонт ясалган. Шәрбәндә авыл мәдәният учагы капиталь ремонтлана. Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә - "Колобок" һәм Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексында күләмле ремонт эшләре бара. Быел Аксубайда күп фатирлы 6 йорт ремонтлана. Аларны төзекләндерү эшләре төрле этапларда, әмма эш күләменең зур өлеше башкарылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев