Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Лаеклы хезмәт итегез

Тагын сигез аксубайлы Россия Армиясе сафларын тулыландырды. Сишәмбе көнне Татарстан Республикасының җыелу пунктына армиягә китү яше җиткән егетләрне озаттылар. Армиягә озату - дулкынландыргыч мизгел һәм шуның белән беррәттән буй җиткән егетләр тормышында тантаналы һәм зур билгеләнешкә ия вакыйга. Егетләрне армиягә тантаналы төстә озату Аксубайда күркәм традициягә әверелде. Булачак солдатларны озатырга...

Тагын сигез аксубайлы Россия Армиясе сафларын тулыландырды.

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасының җыелу пунктына армиягә китү яше җиткән егетләрне озаттылар. Армиягә озату - дулкынландыргыч мизгел һәм шуның белән беррәттән буй җиткән егетләр тормышында тантаналы һәм зур билгеләнешкә ия вакыйга.

Егетләрне армиягә тантаналы төстә озату Аксубайда күркәм традициягә әверелде. Булачак солдатларны озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары гына түгел, район җитәкчелеге дә килә.

- Егетләрне армиягә озату - ул яхшы традиция. Сез илне генә түгел, шулай ук үзегезнең районыгыз, гаиләгез иминлеген сакларга китәсез, шуны исегездән чыгармагыз. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз алдындагы әлеге җаваплылык сезгә көч һәм куәт өсти. Армия мәктәбен һәр ир-егет үтәргә тиеш. Ватанпәрвәрлек, иң күркәм традицияләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру шуның белән аңлатыла да инде, - дигән сүзләр белән сәламләде егетләрне район башлыгы Камил Гилманов.

Район үзенең сигез улын - Яңа Ибрайдан Азат Сабировны, Кисадан Федор Семеновны, Аксубайдан Динар Хәлиловны һәм Айдар Мирзинны, Яңа Аксубайдан Андрей Сидеряковны, Шәрбәннән Фирзәр Галлямовны, Иске Кыязлыдан Илшат Әһлиуллинны, Иске Чуаш Адәмсуыннан Василий Михайловны Россия Кораллы көчләре сафларына озатты.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин билгеләп үткәнчә, көзге призывта РФнең Кораллы көчләре сафларына Аксубай районыннан 93 егет чакырылырга тиеш. Шуларның 46сы -хезмәт урынына озатылды инде. Аксубай егетләре намуслы хезмәт итәләр, илебезнең төрле почмакларыннан хәрби частьләрдән алынган Рәхмәт хатлары моңа дәлил булып тора. Аларга үрнәк алырлык, тиңләшерлек кешеләр бар. Аларны хәрби хезмәткә ГСВГ (ЗГВ) ветераннарының төбәк союзы рәисе, генерал-майор Анатолий Молоствов аталарча хәер-фатихаларын биреп озата.

- Кырыс хезмәт мәктәбен үтеп сез нык, көчле, Ватанның чын сакчылары булып җитешәсез. Намуслы хезмәт итегез, илебез алдындагы бурычыгызга тугры калыгыз! - дип мөрәҗәгать итте егетләргә генерал-майор.

Якыннар, туганнар белән хушлашу күңелләрне нечкәртте. Барысы да яхшы, имин булсын, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев