Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Көзге чакырылыш башланды

1 нче октябрьдә Россия буенча чакырылыш кампаниясе старт алды. Аксубай районы буенча көзге чакырылышта 70 тән артык кеше армиягә алынырга тиеш. Бүгенге көндә чакыру комиссиясе эшкә кереште инде. Комиссия составында хәрби комиссариат, башкарма комитет, район үзәк хастаханәсе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бар. Чакырылыш комиссиясе һәр призывникның шәхсән эшен карый, аның...

1 нче октябрьдә Россия буенча чакырылыш кампаниясе старт алды.

Аксубай районы буенча көзге чакырылышта 70 тән артык кеше армиягә алынырга тиеш. Бүгенге көндә чакыру комиссиясе эшкә кереште инде. Комиссия составында хәрби комиссариат, башкарма комитет, район үзәк хастаханәсе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бар.

Чакырылыш комиссиясе һәр призывникның шәхсән эшен карый, аның Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә яраклыгын тикшерә һәм аны армиягә алу турында карар кабул итә. Чакырылыш комиссиясенә хезмәт итү өчен яше җиткән 200 якын егет килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев