Конверттагы хезмәт хакына – «Юк!»
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, рәсмиләштерелмәгән хезмәт һәм "соры" эшхакы - киләчәктә пенсия күләменең аз булуына китергән төп сәбәп, дип кисәтә. Хәзерге вакытта гражданинның булачак пенсиясенең төп нигезе - бу эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәре. ПФРга кертемнәр бары тик эш хакының рәсми фондыннан гына исәпләнә һәм...
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, рәсмиләштерелмәгән хезмәт һәм "соры" эшхакы - киләчәктә пенсия күләменең аз булуына китергән төп сәбәп, дип кисәтә.
Хәзерге вакытта гражданинның булачак пенсиясенең төп нигезе - бу эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәре. ПФРга кертемнәр бары тик эш хакының рәсми фондыннан гына исәпләнә һәм түләнә. Килешү төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми түгел, ә "конвертта" түләгән эш бирүче, үзенең хезмәткәрләрен бүгенге көндә социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки "соры" эш хакына хезмәткәргә Пенсия фондына кертемнәр исәпләнелми. Хезмәт килешүеннән башка эшкә алганда, эш бирүче үз өстенә бернинди дә йөкләмә алмый, бу очракта ул эш хакын тулы күләмдә түләмәскә дә мөмкин. Хезмәткәр эш хакын түләттерүне сорап, судка мөрәҗәгать иткәндә, аның хезмәт эшчәнлеге турында бернинди дә дәлил булмаячак. 2015 елның 1 гыйвареннән гамәлдә булган пенсия хокукларын формалаштыру тәртибенә нигезләнеп, эш хакы күләме, хезмәт стажы һәм иминият пенсиясен билгеләүне үтенеп мөрәҗәгать иткән яшь - булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы төп факторлар. Әлеге проблеманы тамырдан юк итү бары тик хезмәткәрләр "конверттагы хезмәт хакы" аларны кызыксындырмавын аңлаган һәм эш бирүчедән үз хокукларын үтәүне таләп иткән очракта гына мөмкин булачак.
Хезмәт хакын "конвертта" түләүче эш бирүчеләр турындагы мәгълүматны "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасына тиешле мөрәҗәгать бирү һәм шулай ук Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтына юллап һәм 557-21-13 телефоны буенча "кайнар линия"гә яки 2-80-07 телефоны аша районның икътисад бүлегенә хәбәр итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев