Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кисәтеп тормыйча гына штраф бирәләр

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә: районның торак пунктларында, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу. Утырышта йорт яны ишегалларына чүп-чар, көнкүреш калдыклары ташлаган өчен беркетмәләр төзелгән гражданнар катнашты. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылды. - Районда санитария-экологик икеайлык дәвам итә, - дип сөйли...

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә: районның торак пунктларында, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу. Утырышта йорт яны ишегалларына чүп-чар, көнкүреш калдыклары ташлаган өчен беркетмәләр төзелгән гражданнар катнашты. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылды. - Районда санитария-экологик икеайлык дәвам итә, - дип сөйли район административ комиссиясенең баш белгече Алексей Тимирясов. - Әмма кайбер гражданнар урамнарда тәртип салу, йорт яны территорияләрен җыештыру чаралары аларга кагылмый дип уйлыйлар. Төзекләндерү - ул бистәдә, авылларда яшәүче һәр кешенең уртак эше. Гражданнарга тагын шуны кабатлап әйтәсе килә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга бәйле кисәтүләр юк. Кагыйдә бозу факты ачыкланганнан соң, шунда ук административ җәза бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев