Кибет һәм ферма янган
2016 елда районда кече һәм урта эшмәкәрлек объектларында биш янгын очрагы теркәлгән. Апрельдә Иске Тимошкино авылында шәхси эшмәкәрнең кибетендә эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозуы янгынга сәбәп була. Электр җиһазларыннан файдаланганда техник кагыйдәләр бозылу сәбәпле Киса авылындагы шәхси кибет эчендә ут чыга. Төтен чыгуын вакытында күреп алган кибет...
2016 елда районда кече һәм урта эшмәкәрлек объектларында биш янгын очрагы теркәлгән.
Апрельдә Иске Тимошкино авылында шәхси эшмәкәрнең кибетендә эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозуы янгынга сәбәп була.
Электр җиһазларыннан файдаланганда техник кагыйдәләр бозылу сәбәпле Киса авылындагы шәхси кибет эчендә ут чыга. Төтен чыгуын вакытында күреп алган кибет хуҗасы, аның алга таба янып китүенә юл куймый.
Ә менә Аксубайдагы шәхси эшмәкәрнең гаражында килеп чыккан янгын нәтиҗәсе аянычлы тәмамланган - автосервиста кеше һәлак булган. Янгынга китергән сәбәп: исерек килеш тәмәке тартканда саксызлык.
Электр җиһазларыннан файдаланганда һәм аларны монтажлаганда техник кагыйдәләр бозылу сәбәпле Заря поселогында фермага ут капкан. Янгынга киртә кую барышында ферманың бер өлеше һәм янәшәдәге корылмалар сакланып калынган.
Саврушта шәхси кибеттә чыккан янгынга җылыту миче төтен юлының дөрес төзелмәве һәм аның төзексезлеге сәбәп булган.
Янгыннарның гомуми статистикасына килгәндә, 2016 елда Аксубай муниципаль районы территориясендә теркәлгән гомуми янгыннар исәбенең 17 процентын шәхси эшкуарлык объектларында килеп чыккан янгыннар алып тора.
Агымдагы елның гыйнварендә кече һәм урта эшкуарлык объектларында бер янгын очрагы теркәлгән инде.
- Без шәхси объектлар хуҗаларын тагын бер кат янгын иминлеге таләпләрен үтәүгә игътибар бирергә чакырабыз, - дип сөйли Аксубай һәм Нурлат районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт майоры Рөстәм Гафиятов. - Кышкы чорда электр һәм җылылыкны тәэмин итү җиһазларына һәм аларның төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев