Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Көчле, белемлеләр армиягә китә

Гомер буена истә калырлык мизгелләр була. Армиягә озату - нәкъ шундыйлардан. Армиягә китүчеләр һәм аларның якыннары әлеге мизгелләрне еш исләренә төшерәчәк. 2016 елның чакыру кампаниясе азагына якынлаша, 2 июльдә чакыру пунктына соңгы озату булды. Аның үзенчәлеге шунда, соңгы булып армиягә яңа гына югары белем алган һәм һөнәри-техник уку биналарын тәмамлаган...

Гомер буена истә калырлык мизгелләр була.

Армиягә озату - нәкъ шундыйлардан. Армиягә китүчеләр һәм аларның якыннары әлеге мизгелләрне еш исләренә төшерәчәк. 2016 елның чакыру кампаниясе азагына якынлаша, 2 июльдә чакыру пунктына соңгы озату булды. Аның үзенчәлеге шунда, соңгы булып армиягә яңа гына югары белем алган һәм һөнәри-техник уку биналарын тәмамлаган егетләр китте. Төрле белгечлекләргә ия унбиш егет, үз һөнәрләре буенча хезмәт юлын башлаганчы, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтачак. Болар - аксубайлылар Илназ Камалов, Самат Мортазин, Антон Тимочкин, Владимир Убейкин, Алексей Антипов, Яңа Думадан Ленар Гафиятов, Иске Ибрайдан Фәнил Зәйнуллин, Яңа Ильдеряктан Сергей Маркитанов, Иске Кармәттән Григорий Новичков, Кече Акташтан Антон Канеев, Савгачтан Иван Иванов һәм Сөнчәледән Денис Чернов. Егетләр көчле һәм ныклы. Һәркайсының үзенә хас тормыш юлы бар. Денис - районда гына түгел, аның чикләрендә дә исеме яхшы таныш спортчы. Ул район данын яклап, көрәш буенча күптапкыр республика, төбәк ярышлары җиңүчесе булды. Физкультура академиясен тәмамлаган. Хезмәтен тутырып кайткач, укытучы-тренер булып эшләячәк. Аның физик яктан көчле булуына, әзерлегенә Кораллы Көчләр сафларында да таләп зур булачак.

- Әйе, мин армиягә теләп китәм, - дип ышанычлы итеп үз фикерен белдерде ул. - Башкача ничек булсын?

Команда буенча егетләр сафка тезелделәр.

- Кораллы Көчләр сафларына озатып, без сезнең дә аксубайлыларның лаеклы хезмәт итү традициясен дәвам итүегезгә ышанабыз, - диде, хезмәткә яңа алынучыларга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Бүген хәрби частьләрдә көнкүреш шартлары әйбәт - дәүләт үз солдатлары хакында кайгырта. Без сезнең акыллы фикер йөртә белгән, тәҗрибәле ир- егетләр булып кайтуыгызны көтәбез. Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов егетләргә аталарча нәсыйхәт биреп, уңышлы, имин хезмәт итүләрен теләде. Бүген әти-әниләр, якыннар белән хат аша гына аралашу мөмкинлеге тудырылмаган, ә хәрби Уставта рөхсәт ителгән хезмәттән буш вакытта һәркем телефон аша да элемтәгә керә ала. Ә хәрби билетның соңгы битендә, көтелмәгән хәл килеп туганда шалтырату өчен, телефон номерлары да язылган. Егетләр бу турыда кисәтелгән. Алар барысының да яхшы булуын беләләр. Алда аларны хәрбиләргә хас көндәлек эшләр, ир-егетләргә хас сынаулар - чын солдат хезмәте көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев