Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Исәп-хисап ясау тиешме?

Миңа 55 яшь тулгач, төрле сәбәпләргә бәйле ПФРга пенсия исәпләтү өчен вакытында мөрәҗәгать итә алмадым. Тиешле документларны бары тик өч айдан соң гына җыеп бетереп, пенсия билгеләүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Миңа пенсия яше җиткән көннән алып узган өч ай өчен исәп-хисап ясалырга тиешме? Хөрмәт белән Әлфия И. Укучыбызның соравына УПФР...

Миңа 55 яшь тулгач, төрле сәбәпләргә бәйле ПФРга пенсия исәпләтү өчен вакытында мөрәҗәгать итә алмадым. Тиешле документларны бары тик өч айдан соң гына җыеп бетереп, пенсия билгеләүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Миңа пенсия яше җиткән көннән алып узган өч ай өчен исәп-хисап ясалырга тиешме?

Хөрмәт белән Әлфия И.

Укучыбызның соравына УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев җавап бирә.

- Пенсия түләүләре гариза тапшырган көннән башлана. Кызганыч, сез тиешле вакыттан күпкә соңарып мөрәҗәгать иткәнсез.

Пенсия фонды пенсия билгеләүгә документларны алдан әзерләп тапшырырга киңәш итә. Документларны вакытында тапшыру һәм ПФР белгечләренең аларга вакытында бәя бирүе ПФР органнарына пенсияне тулы күләмдә билгеләү мөмкинлеге бирә. Кирәк булганда безнең белгечләр архив оешмаларыннан документларны соратып алуда булышлык күрсәтәләр. Пенсия фонды идарәсе оешмаларның кадрлар хезмәте белән актив эшчәнлек алып бара, алар исә үзләренең хезмәткәрләре исемлеген электрон төрдә тәкъдим итәләр. Алдан башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләрендә документларның тулы җыелмасы туплана, аларга хокуки бәя ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев