Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Ишегемә кем шакый

Пенсия фонды идарәсендә авыл кешеләреннән кабаттан, аларга ПФР хезмәткәрләренең килеп, пенсия исәпләүләре фондларын алмаштырырга күндерүләре турында белдереп шалтыратулары ешайды. Мисалга, Трудолюбовода яшәүче ханым аның өенә алдакчы ПФР хезмәткәре килүенә шикләнми дә. Аңа паспортын бирә һәм "ниндидер кәгазьләргә" кул куя. Хәзер исә килгән кешенең нинди кәгазьләр тутырганын да белми. - Кабатлап...

Пенсия фонды идарәсендә авыл кешеләреннән кабаттан, аларга ПФР хезмәткәрләренең килеп, пенсия исәпләүләре фондларын алмаштырырга күндерүләре турында белдереп шалтыратулары ешайды.

Мисалга, Трудолюбовода яшәүче ханым аның өенә алдакчы ПФР хезмәткәре килүенә шикләнми дә. Аңа паспортын бирә һәм "ниндидер кәгазьләргә" кул куя. Хәзер исә килгән кешенең нинди кәгазьләр тутырганын да белми.

- Кабатлап әйтәм, дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләр буйлап йөрмиләр, - дип ассызыклады УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Без фатирлар буйлап йөрмибез, гражданнарны пенсия тупланмаларын формалаштыру алымнарын сайларга мәҗбүр итмибез. Гражданнарны кабул итүләр клиентларга хезмәт күрсәтү бүлмәләрендә яки күчмә кабул итүләрдә алып барыла, әмма барлык ПФР хезмәткәрләре дә таныклыкларга ия һәм алар аны беренче таләп итүдән үк тәкъдим итәләр.

Фото: nashbratsk.ru.opt-images.1c-bitrix-cdn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев