Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Җирлек башлыкларын кисәттеләр

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышында Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны тикшерделәр. Бу юлы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендәге утырышка авыл җирлеге башлыкларын да чакырдылар. Аларның өчесенә муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен кисәтү ясалды. - Һәр авыл җирлеге башлыгына авыл халкына төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзү бурычы йөкләнгән. Сезгә ышандырылган территорияләрдә...

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышында Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны тикшерделәр.


Бу юлы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендәге утырышка авыл җирлеге башлыкларын да чакырдылар. Аларның өчесенә муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен кисәтү ясалды.

- Һәр авыл җирлеге башлыгына авыл халкына төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзү бурычы йөкләнгән. Сезгә ышандырылган территорияләрдә хәл имин түгел, әмма сездән беркетмәләр кергәне юк, - дип шәрехләде Анатолий Горбунов.

Чистай экологлары комиссиягә өч беркетмә тәкъдим иттеләр. Алар даими рәвештә районнарга рейд белән чыгалар. Беркет-мәләргә "экобозу" урыннарыннан фотолар да тәкъдим ителгән. Бу юлы алар игътибарына шәхси йорт хуҗалары эләккән. Өй каршысында төзелеш материаллары өеп куйган аксубайлыларга штраф салынды.

- Әгәр дә хуҗа өй төзи икән, ул муниципалитеттан (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә - башкарма комитеттан, авылларда - авыл җирлекләреннән) шул ук вак таш, ком, блокларны вакытлыча өеп куюга рөхсәт биргән белешмә алырга тиеш, - дип аңлатты административ комиссия сәркатибе Шәүкәт Нургалиев. - Канунны белмәү - җаваплылыктан азат итми. Беркетмә төзелгәннән соң алынган белешмәнең көче юк.

- Әлеге маддә буенча төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 2000 сумнан алып 3500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

- Аксубайда яшәүче шәхси эшмәкәр ханымга да административ комиссия 2000 сум штраф салган, чөнки ул санитария нормалары һәм кагыйдәләрен бозып, урамда ит саткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев