Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җир рәсмиләштерүне таләп итә

Бүгенге көндә җир пае темасы күпләрне борчый. Искә төшерәбез, җир пайлары - ул җир өлешчеләре милекчеләренең уртак милкендә булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Җир пайлары 1995-96 елларда бүлеп бирелде. Районда иясез 200дән артык участок бар, аларның мәйданы 824 гектарны тәшкил итә. Моннан тыш, теркәлгән, ләкин хуҗасы вафат булган, ә мираска...

Бүгенге көндә җир пае темасы күпләрне борчый.

Искә төшерәбез, җир пайлары - ул җир өлешчеләре милекчеләренең уртак милкендә булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Җир пайлары 1995-96 елларда бүлеп бирелде. Районда иясез 200дән артык участок бар, аларның мәйданы 824 гектарны тәшкил итә. Моннан тыш, теркәлгән, ләкин хуҗасы вафат булган, ә мираска алучы булмаган участоклар да күп. Шуңа бәйле бу җир кишәрлекләренә салым исәпләнелми.

- Районда мондый 1700 җир пае бар, аларның гомуми мәйданы 8693 гектар, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов. - Варислардан мирасны кыска вакыт эчендә рәсмиләштерүне сорыйбыз.

Әлеге җир кишәрлекләре буенча районда район башлыгының эш Планы эшләнгән һәм расланган.

Авыл җирлекләре башлыклары югарыда телгә алынган пай хуҗалары исемлекләрен район гәзитендә бастырачак. Канунда каралган вакыт (өч ай) гамәлдән чыккач, бу җирләрнең таләп ителмәвен тану һәм аларны муниципаль милек итеп күчерү өчен район судына дәгъва бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев