Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ир-егет хезмәт итәргә тиеш

Аксубай егете Рәдиф Садыйков 2016 елның октябрь аенда беренче чакырылыш белән армия хезмәтенә китә. Ул яхшы физик әзерлеккә ия, Ватанга хезмәт итү теләге дә зур була, һөнәр дә алып өлгерә. - Рәдиф кечкенәдән үк, ир-егетләр Ватан алдында үз бурычларын үтәргә тиеш, дип әйтә иде, - дип сөйли әнисе Талия Рафик...

Аксубай егете Рәдиф Садыйков 2016 елның октябрь аенда беренче чакырылыш белән армия хезмәтенә китә.
Ул яхшы физик әзерлеккә ия, Ватанга хезмәт итү теләге дә зур була, һөнәр дә алып өлгерә.
- Рәдиф кечкенәдән үк, ир-егетләр Ватан алдында үз бурычларын үтәргә тиеш, дип әйтә иде, - дип сөйли әнисе Талия Рафик кызы. - Улым, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап диплом алуга ук, хәрби комиссариатка юл тотты. Хезмәт итүнең авыр булганын яхшы беләбез, ләкин аңа солдат тормышы ошый. Көзен өйгә кайтканын түземсезлек белән көтәбез.
Рәдиф - Аксубай лицеен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда спорт чараларында, театральләштерелгән тамашаларда актив катнашкан. Техникумда да шулай ук.
Егет туган өеннән ерак - Алтай якларында, ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Рәдиф хезмәт иткән хәрби частьтән аның әти-әнисе рәхмәт хаты алганнар. Командирлар хатта улларын лаеклы тәрбияләп үстергән өчен зур рәхмәт белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев