Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җир, бюджет һәм кадрлар резервы турында

Аксубай муниципаль районының унөченче утырышы үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Депутатлар 2016 елда бюджет үтәлеше, Советның 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Контроль-хисап палатасы эше, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турындагы чыгышлар...

Аксубай муниципаль районының унөченче утырышы үтте.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Депутатлар 2016 елда бюджет үтәлеше, Советның 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Контроль-хисап палатасы эше, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турындагы чыгышлар да тыңланды.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев бүлекнең 2016 ел йомгаклары буенча башкарган эше турында хисап тотты.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең Аксубай муниципаль районындагы иҗтимаги ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманованың кеше һәм гражданинның иреген һәм хокукларын үтәү хакындагы хисабы тыңланды.

Утырышның көн тәртибенә авыл кешеләренең эшлекле активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокуки актлар реестрларын алып баруны оештыру һәм аның тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр кертелде.

Депутатлар муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исемнәр бирү, гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар хәтерен мәңгеләштерү максатларында аларның атамаларын үзгәртү, җир участоклары тәкъдим итү тәртибе турындагы Положениене расладылар.

Утырышта шулай ук район милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруга бәйле фаразлы план (программа), бушлай җир участоклары алуга хокуклары булган гражданнарның исемлеген хәзерләү тәртибе, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында вакантлы җитәкчелек вазифаларын һәм муниципаль хезмәт вазифаларын алмаштыруга яңа составтагы кадрлар резервын формалаштыру кебек мәсьәләләр дә тикшерелде.

Көн тәртибенә кертелгән һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев