Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ике як өчен дә файдалы

Үткән шимбәдә Аксубай районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чираттагы ярминкәдә мәркәзебез кешеләрен үзләре җитештергән продукция белән сөендерделәр. Республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру традициягә әверелде. Нәкъ менә урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен калаларга алып баралар, анда кешеләр арадашчысыз җитештерүченең үзеннән экологик чиста...

Үткән шимбәдә Аксубай районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чираттагы ярминкәдә мәркәзебез кешеләрен үзләре җитештергән продукция белән сөендерделәр.
Республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру традициягә әверелде. Нәкъ менә урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен калаларга алып баралар, анда кешеләр арадашчысыз җитештерүченең үзеннән экологик чиста продукцияне кулай бәядән сатып алалар.
Шулай итеп узган атнада аксубайлылар Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында сәүдә иттеләр.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең район тәкъдим иткән продукцияне кала халкы күптән инде үз итте, менә шуның өчен алар безнең павильоннарга алдан ук чират алып куялар.
Әйе, безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тәкъдим итәр продукциясе җитәрлек. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 36 берәмлек техника җәлеп ителде. Продукция ассортименты да бай иде: яшелчәләр, ашлык, сөт, ит, он, ярма, макарон, икмәк-булка әйберләре һ.б.
- Халыкның без алып килгән товарларны теләп сатып алуы сөендерә, - дип фикерләре белән бүлеште Аксубай муниципаль районының УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов. - Без алып килгән барлык товарны да бик тиз сатып бетердек.
Аксубайлыларның бу көнне 2 миллион 100 мең сумлык товар сатканнарын да әйтеп үтәсе килә.
- "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай" ҖЧҖ, "Актай" ҖЧҖ, "Сөлчә" ҖЧҖ, Шәрифуллин КФХ, Морозов КФХ, ШЭ Крайнов кебек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен билгеләп үтәргә кирәк, - диде Миниршат Фәтклим улы. - Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары да актив катнашалар. Халыктан продукция җыюны һәм сатуны үзләре оештырган авыл җирлеге башлыкларына да аерым рәхмәт әйтәсе килә.
- Мондый ярминкәләр җитештерүчеләр өчен дә, халык өчен дә файдалы, - дип йомгак ясады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин. - Оешмалар һәм халык үзләре җитештергән продукцияне арадашчыларсыз һәм арзан бәядән саталар. Монда бөтен шартлар да тудырылган. Без алга таба да авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашырга планлаштырабыз. Халыкны да анда актив катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев