Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Ике кеше һәлак булган, икесе зыян күргән

Үткән елда Аксубай районында янгыннарда 2 кеше һәлак булган һәм тагын икесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган һәм агуланган. Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНДның өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов хәбәр иткәнчә, 2016 елда 32 янгын очрагы теркәлгән. Шуның 5се - җитештерү, авыл хуҗалыгы, шәхси эшкуарлык объектларында һәм куллануда...

Үткән елда Аксубай районында янгыннарда 2 кеше һәлак булган һәм тагын икесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган һәм агуланган.

Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНДның өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов хәбәр иткәнчә, 2016 елда 32 янгын очрагы теркәлгән. Шуның 5се - җитештерү, авыл хуҗалыгы, шәхси эшкуарлык объектларында һәм куллануда булмаган биналарда, калганнары - торак секторда килеп чыккан. 4 торак йорт һәм 13 каралты-кура янган, 4 йортка һәм 3 каралты-курага зыян килгән. Торак йортларда килеп чыккан янгыннарда ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, җылыту мичләре һәм төтен юлларының дөрес төзелмәве һәм төзексез булуы, электр җиһазларыннан файдаланганда техник кагыйдәләрне бозу һәм аларны дөрес монтажламау төп сәбәп булып тора. Янгыннардан акчалата зыян күләме - 2 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев