Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ике айда – өч янгын

Елның ике аенда Аксубай районында өч янгын очрагы булды. Савруш авылында кибет, Аксубайда мунча һәм Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы кырда урнашкан сак хезмәте вагоны янды. Янгыннарның төп сәбәбе - төтен юлларының һәм җылыту мичләренең төзек булмавы, дөрес төзелмәве һәм җылыту мичләрен кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу. Монда...

Елның ике аенда Аксубай районында өч янгын очрагы булды.

Савруш авылында кибет, Аксубайда мунча һәм Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы кырда урнашкан сак хезмәте вагоны янды.

Янгыннарның төп сәбәбе - төтен юлларының һәм җылыту мичләренең төзек булмавы, дөрес төзелмәве һәм җылыту мичләрен кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу. Монда шулай ук гражданнарның ваемсызлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.

- Объект хуҗаларына һәм шәхси секторда яшәүче гражданнарга кышкы чорда янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү, төтен юлларының һәм җылыту мичләренең төзеклегенә, аларның дөрес төзелгән булуына да игътибар итәргә кирәк. Янган мичне саксыз калдырмаска, шулай ук алардан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозмаска, - дип белдерде Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНДның өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов. - Янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган объект хуҗалары һәм гражданнар административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев