Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

«Хыял» приюты ремонтлана

Аксубайда «Хыял» социаль приютында капиталь ремонт бара. Приют директоры Гөлнар Шарашева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта канализация челтәрен алмаштыру эшләре алып барыла. Шулай ук ике катта да идәннәр алмаштырылачак һәм бинаның административ өлеше төзекләндереләчәк. Ремонтка акча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бүлеп бирелгән. Учреждение әлеге максаттан 1.6 миллион сум...

Аксубайда «Хыял» социаль приютында капиталь ремонт бара.

Приют директоры Гөлнар Шарашева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта канализация челтәрен алмаштыру эшләре алып барыла. Шулай ук ике катта да идәннәр алмаштырылачак һәм бинаның административ өлеше төзекләндереләчәк. Ремонтка акча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бүлеп бирелгән. Учреждение әлеге максаттан 1.6 миллион сум акча алды һәм төзекләндерү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу планлаштырыла. Җәйге каникулларга кадәр «Хыял» приюты балаларны яхшыртылган шартларда кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев