Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Аксубай районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Төзекләндерү" ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районның мәдәни үсешенә өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен Аксубай җирлекара үзәк китапханәнең методик-библиография бүлеге мөдире Татьяна Абросимовага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәте белдерелде. Күпьеллык нәтиҗәле...

Аксубай районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Төзекләндерү" ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның мәдәни үсешенә өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен Аксубай җирлекара үзәк китапханәнең методик-библиография бүлеге мөдире Татьяна Абросимовага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен татар дубляжы буенча баш мөхәррир урынбасары Рәзимә Мәрдиева, баш мөхәррир урынбасары-җаваплы секретарь Людмила Жаренова һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сельская новь" гәзите редакциясе җитәкчесе Айдар Моратшин "ТАТМЕДИА" АҖ исеменнән Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тикшерү бүлеге эшчәнлегенә зур өлеш керткәне һәм югары һөнәри осталыгы, ирешелгән казанышлары өчен ТР буенча РФ ТК тикшерү идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Марат Гыймалтдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев