Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Аксубай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкче белгече Зөмәрә Шәязданова тармак үсешенә зур өлеш керткәне һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Респубикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Чиста яр" бәйгесе үткәрде - безнең районнан өч вәкил бүләкләргә ия булды. В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче...

Аксубай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкче белгече Зөмәрә Шәязданова тармак үсешенә зур өлеш керткәне һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Респубикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Чиста яр" бәйгесе үткәрде - безнең районнан өч вәкил бүләкләргә ия булды. В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Анна Архиповага ("Иң яшь катнашучы" номинациясендә), "Татарстанның иң яхшы авыл җирлекләре" номинациясендә җиңүче Иске Кыязлы авыл җирлегенә һәм "Иң тәҗрибәле катнашучы" номинациясе җиңүчесе "Максад" СК генераль директоры Илгизәр Хәмидуллинга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәне өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Район кешеләренең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә гамәли ярдәм күрсәткәне өчен "РИТЭК" АҖ генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка Аксубай районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев