Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш

2017 елның 1 яртыеллыгында районның икьтисади үсешенә һәм хезмәт хакына кагылышлы мәсьәләләр икьтисади совет утырышында күтәрелгән төп тема булды. Утырыш эшен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 яртыеллыгында уртача хезмәт хакы 22 729 сумны тәшкил иткән. Аның 2016 ел дәрәҗәсенә карата үсеше 109 процент. -...

2017 елның 1 яртыеллыгында районның икьтисади үсешенә һәм хезмәт хакына кагылышлы мәсьәләләр икьтисади совет утырышында күтәрелгән төп тема булды.

Утырыш эшен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 яртыеллыгында уртача хезмәт хакы 22 729 сумны тәшкил иткән. Аның 2016 ел дәрәҗәсенә карата үсеше 109 процент.

- Шулай булуга да карамастан, безнең район уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча шәһәр һәм авыл халкын тәшкил иткән муниципаль районнар арасында 9нчы урынны алып тора. Ә бит республика буенча айлык уртача хезмәт хакы 30 552, 8 сумны тәшкил итә - безгә әле бу мәсьәлә өстендә эшлисе дә эшлисе, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Башкарма комитет җитәкчесенең икьтисад буенча урынбасары Илшат Моратшин район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәпләүләре һәм түләүләр буенча җентекле анализ үткәрде. Әйтик, мәгариф бүлегендә елның беренче кварталында хезмәт хакы 12 271 сумны тәшкил иткән, икенче кварталда 200 сумнан аз гына күбрәккә үскән. Универсаль технологияләр техникумында өч ай эчендә хезмәт хакы 2000 сумга арткан. Ә "Аксубайлес" ГБУда 1500 сумга кимегән.

"Ак Барс Иминиятләштерү"дә, "Ак БарсМед"та һәм клуб системасында да хезмәт хакы кимегән. Бу предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә уртача хезмәт хакы 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.

- Предприятиеләр буенча агымдагы елның беренче кварталында хезмәт хакын чагыштырып караганда, кайбер предприятиеләрдә минималь хезмәт хакы гына түләнә һәм агымдагы ел башыннан үсеш динамикасы бөтенләй күзәтелми, - дип аңлатма бирде Камил Гилманов. - Без әлеге предприятиеләрне комиссия утырышларында тикшерәчәкбез. Җитәкчеләр кешеләр өчен җаваплылык тотарга һәм хезмәт хакын уртача район дәрәҗәсенә җиткерү өчен чаралар күрергә тиешләр.

Районда ел башыннан беренче квартал йомгаклары буенча 15000 сумнан 20000 сумга кадәр уртача хезмәт хакына ия 26 оешма исәпләнә. Әлеге төркемгә түбәндәге оешма һәм предприятиеләр керә: "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күркәтү үзәге - 71 кеше, "Россия Почтасы" - 70, "Аксу Агро" ҖЧҖ - 425, "Аксубай үзәк хастаханәсе" - 335, "Аксубай" агрофирмасы - 431, "Тукай" ПТП - 105 хезмәткәр.

Икътисади совет утырышында йомгак ясалганча, бу төркемгә керүчеләрнең хезмәт хаклары бөтенләй үк аз түгел, шулай да монда ул уртача район күрсәткеченнән күпкә түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев