Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хәбәр иткән өчен – акчалата бүләк

Искәртәбез, ялган аракы сату фактлары турында хәбәр иткән өчен аксубайлылар бүләк алырга мөмкин. Физик затка, эшмәкәргә яки алкоголь сатуга кагылышлы теләсә нинди канун бозучыга карата административ беркетмә төзелгәндә моны раслаган гариза өчен 1000 сум түләнә. 10 литрдан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алынган очракта, дәлилләнгән кагыйдә бозу турындагы гариза...

Искәртәбез, ялган аракы сату фактлары турында хәбәр иткән өчен аксубайлылар бүләк алырга мөмкин.

Физик затка, эшмәкәргә яки алкоголь сатуга кагылышлы теләсә нинди канун бозучыга карата административ беркетмә төзелгәндә моны раслаган гариза өчен 1000 сум түләнә. 10 литрдан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алынган очракта, дәлилләнгән кагыйдә бозу турындагы гариза өчен 2000 сум акча каралган. Лицензиясез сату фактлары расланганда да шундый ук суммада премия түләнә, чөнки бу тупас канун бозу булып санала. Кагыйдә бозу факты буенча җинаять эше ачылганда яки 100 литрдан күбрәк алкоголь йолып алынганда 3000 сум күләмендә акчалата бүләкләү каралган. Хәбәрләрне "Халык контроле" порталына җибәрергә.

Фото: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев