Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Халык юллар һәм спорт мәйданчыклары өчен тавыш бирде

Якшәмбе көнне районда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум үтте - иртәнге сәгать 8дә 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Татарстанда үзара салым процедурасы 2013 елда кертелде. Безнең район референдумда өченче ел рәттән катнаша, быел, авыл җирлекләреннән тыш, Аксубай бистәсе дә тавыш бирде. Сайлау бюллетенендә барысы да гади: бары...

Якшәмбе көнне районда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум үтте - иртәнге сәгать 8дә 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

Татарстанда үзара салым процедурасы 2013 елда кертелде. Безнең район референдумда өченче ел рәттән катнаша, быел, авыл җирлекләреннән тыш, Аксубай бистәсе дә тавыш бирде. Сайлау бюллетенендә барысы да гади: бары тик ике шакмак - тавыш бирүчегә "әйе" яки "юк" дип, шуның берсенә генә тамга куясы.

Үзара салым - ул бер тапкыр бирелә торган түләүләр, ул муниципалитетның уртак копилкасына җыела. Җыелган һәр бер сум акчага республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Үзара салым акчасы бары тик кайда кирәк шунда гына тотылачак - юллар төзүгә, зиратларны төзекләндерүгә, балалар мәйданчыклары төзүгә һәм башкалар.

Көндезге сәгать бердә район үзәгенең 3 нче мәктәбендә урнашкан 570 нче сайлау участогында кеше күп түгел иде, хәер халык ул ачылганчыга кадәр җыелган булса да.

- Мин Романов урамында яшим. Барлык цивилизация - төзекләндерелгән район үзәге, юллар барысы да янәшәдә генә. Әмма тавыш бирергә килдем, бу - һәркемнең гражданлык бурычы, - дип бүлеште Александр Башатов. - Аксубайда тормыш тагын да уңайлырак булуын телим.

- Без яшәгән Полоруссов-Шелеби урамында әлегә юл юк. Юл да, якында гына спорт мәйданчыгы да булсын, Аксубай тагын да ямьләнсен өчен тавыш бирдем, - диде Юрий Атряскин.

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, район территориясендә 22852 сайлаучы теркәлгән. Узган елда районда 2 миллион 258 мең 900 сум үзара салым акчасы җыелган.

Аксубай районында гражданнардан үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдумда беренчеләрдән булып, тормыш юлдашы һәм кызлары белән, район башлыгы Камил Гилманов тавыш бирде.

- Соңгы елларда Аксубай районында зур эшләр башкарылды. Республика, федераль программалар да ярдәмгә килә, җирле бюджеттан да средство табарга тырышабыз. Менә инде өченче ел рәттән проблемаларның бер өлеше үзара хисап бәрабәренә хәл ителә. Халык моны яхшы аңлап тавыш бирә, - дип аңлатма бирде Камил Гилманов. - Бу очракта муниципаль берәмлектә референдумның кабул ителүе һәр кешенең тавыш бирүенә бәйле. Торак пунктларда үзара салым хисабына юлларга вак таш салына, зиратлар төзекләндерелә, су, электр белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар хәл ителә. Өстәвенә, республика җыелган һәр бер сумга дүрт сум өсти. Барысы да күз алдында: акча тупланышын һәм чыгымнарны халык үзе контрольли.

Тавыш бирү көнендә сайлау участокларында тынычлык хөкем сөрде - барысы да штат режимында барды.

Медицина хезмәткәре Ирина яшәгән яңа микрорайонда юллар һәм балалар мәйданчыгы юк, ул шуларны яклап тавыш бирергә килгән. Пенсионер Василий Петрович үзе яшәгән урамда өстәмә урам яктырткычлары булуын тели.

Аксубайда референдум беренче тапкыр үтте. Шулай да район җитәкчесе урынбасары Леонид Жуковның кәефе күтәренке:

- Халык аңлап якын килсен иде, ә бит район үзәгендә без үзебез һәм балаларыбыз яши. Бистә үзәгендә барысы да матур, төзек. Аның читләрендә дә балалар өчен уен мәйданчыклары пәйда булсын, урамнарны күбрәк фонарьлар яктыртсын иде. Һәм тагын шуны билгеләп үтәсем килә, православие һәм мөселман зиратларында һәрвакыт тәртип булсын иде.

Тавыш бирү көнендә район башлыгы Камил Гилманов, тавыш бирү процедурасын үткән халык белән аралашу, аларның проблемаларын, зарларын ишетү өчен район үзәгендә урнашкан сайлау участокларын йөреп чыкты. Шул исәптән Иске Ильдеряктәге сайлау участогында да булды.

Искеильдеряклеләр, район үзәге кешеләренең күпчелеге кебек, референдумга сайлауның асылын аңлап килгәннәр. "Без булмасак, кем булсын" - дигән төшенчә - алар өчен шигарь булып яңгырый. Бу биредә яшәүче халыкның үзенчәлекле сыйфаты.

- Игелекле эшкә акча жәл түгел, - диделәр аралашу вакытында авыл кешеләре. - Ә инде җыелган акчага республика да бүлеп биргәч, күп эшләрне җайга салырга мөмкин.

Һәм шулай эшләнә дә. Узган елда гына да үзара салым акчасына җирлектә юлларга салу өчен ком һәм вак таш, Чуаш Енорускиносында, Яңа Ильдеряктә һәм Иляшкинода зират коймаларын ремонтлау өчен материал, Тарханкада чишмәне төзекләндерүгә төзелеш материаллары сатып алганнар. Алдагы ике елда халыктан җыелган акчага күпме эшләр башкарылган.

Тавыш бирүләргә йомгак сайлау участоклары ябылгач ясалды. Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча район территориясендә 22852 сайлаучы теркәлгән. Үзара салым кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә халыкның 70 проценты катнашты. Тавыш бирүчеләрнең 83 процентка якыны референдум карары белән килешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев