Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Гомерләре белән түлиләр

Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән агулануның 349 очрагы теркәлгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда агуланучылар санының 1,2 тапкырга кимүе күзәтелә. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтәге һәм өлкәнрәк затлар - 89,7 процент: яшүсмерләр (15-17 яшьлекләр) - 4,0...

Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән агулануның 349 очрагы теркәлгән.

Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда агуланучылар санының 1,2 тапкырга кимүе күзәтелә. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтәге һәм өлкәнрәк затлар - 89,7 процент: яшүсмерләр (15-17 яшьлекләр) - 4,0 процент: балалар (0-14 яшьлек) - 6,3 процентны тәшкил итә. Агуланучылар арасында ир-атлар - 79,0 процентны алып тора.

Хәмер кулланучылар күп очракта этанол эчеп агулана - алар 74,2 процент, ялган аракы белән агуланучылар - 8,6 процентны (шуларның 16, 7 проценты суррогат аракы белән агулануга туры килә), метанол белән агуланучылар - 14,6 процентны, пропанол белән агуланучылар 2,6 процентны тәшкил итә.

- Спиртлы эчемлекләр үзенә тугры булганнарны ниләр белән бүләкли соң? - дип сөйли Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Көненә 30 грамм спирт куллану да (ике чәркә аракы яки 1,5 литрлы сыра) бавыр циррозына китерә. Хатын-кызларга әлеге күләмнең өчтән бер өлеше дә җитә. Инфаркт булу куркынычы 45 процентка, коронар кан тамырлары зарарлану 48 процентка, инфарктның үлем белән тәмамлану куркынычы 37 процентка арта. Болай да кыска булган гомерне ике чәркә аракыга алмаштырырга кирәкме икән?

Фото: alcogolizm.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев