Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Газета сугыш елларында да бастырылган

2015 ел безнең район газетасы өчен зур үзенчәлеккә ия. 30 нчы октябрьдә безнең газета 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм без үзебезнең газета битләрендә аның тарихы турында юбилей язмаларын бастыра башлыйбыз, бу чорда бердәм коллектив булып хезмәт куйган, районның күпьяклы тормышын, аның төзелешен һәм үстерелешен, чәчәк атуын яктырткан хәбәрчеләр, полиграфлар...

2015 ел безнең район газетасы өчен зур үзенчәлеккә ия.


30 нчы октябрьдә безнең газета 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм без үзебезнең газета битләрендә аның тарихы турында юбилей язмаларын бастыра башлыйбыз, бу чорда бердәм коллектив булып хезмәт куйган, районның күпьяклы тормышын, аның төзелешен һәм үстерелешен, чәчәк атуын яктырткан хәбәрчеләр, полиграфлар язмышларын сурәтләрбез.

Район һәм газета, халык һәм берничә газета укучылар буынын үстереп, шатлык-кайгыда да, уңышларда һәм уңышсызлыкларда да әлеге юлны бергә үттеләр.
Район газетасы 1936 елга кадәр чуваш телендә "Колхоз яшәеше" исеме астында чыккан. Шул елны ике чуаш телендә чыгучы район газеталарын (икенчесе Чүпрәле районында чыгарылган) берләштереп, бер республика газетасы барлыкка килгән.
Ә безнең районда газета рус телендә чыга башлаган.

Редакциядә 1939 елгы боерыклар дәфтәре сакланып калган. Анардан ул чорда мөхәррир урынбасары булып Назар Тимофеев Сульчаков эшләгәнен белеп була.

Район газетасы хәтта сугыш елларында да чыгудан туктамый. Җиңүнең 75 еллык юбилее елында без ул сугыш елларын да хәтеребездә яңартмый кала алмыйбыз. Бу тарих газета битләре һәм аның тарихы гына түгел, ул коллектив язмышы... бу юллар шул ук "Боерыклар дәфтәреннән".

Менә, мәсәлән, 1941 нче елның 21 нче гыйнварендә кабул ителгән 1 санлы боерык:
"Редакция сәркәтибе Т. Яковлевны "Кызыл Татария" редакциясенә практика үтәргә җибәрергә. Аның вазыйфаларын Исаенковка йөкләргә".
Кемнеңдер өмет-хыялларын сызып ташлаган, миллионлаган гаепсез кешеләрнең гомерен алып киткән сугыш башлана. 1941 нче елның 28 нче июнендә кабул ителгән 3 санлы боерыктан:

"Иптәш Н. Т. Сульчаковның РККА рәтләренә мобилизацияләнүе сәбәпле, 24 нче июньнән аны эшеннән азат итәргә, җаваплы мөхәррир Яковлев".
Ярты айдан соң, чираттагы боерык:
"РККА рәтләренә мобилизацияләнүе сәбәпле, иптәш Исаенковны эшеннән азат итәргә". Редакция һәм типография хезмәткәрләре бер-бер артлы Ватанны сакларга китәләр. Августта тагын икесе сугышка озатыла - җаваплы мөхәррәр Яковлев һәм хәреф җыючы Захаркин.
Менә 9 нчы боерык:
"РККА рәтләренә мобилизацияләү сәбәпле, монардан беркем дә читтә калмый, хатын-кызлар арасыннан кадрлар әзерләү максатыннан газета бастыручы Михаил Терентьевка газетаны биткә салучы Анна Бочкареваны басу эшенә өйрәтергә. Дәресләрне эштән бушаган вакытта үткәрергә. Өйрәнү вакыты 1,5-2 айдан артмаска тиеш".

1943 елда җаваплы мөхәррир вазыйфасына Арсентий Кириллович Портнов билгеләнә. Ул бу вазыйфада җиде ел эшли, биш ел республика газетасы мөхәррире була һәм яңадан туган редакциясенә әйләнеп кайта. Пенсиягә чыккач та, Арсентий Кириллович редакциядә эшләүне дәвам итә, үзенең тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша.

Безнең хезмәткәрләр арасында 1945 нче елгы Җиңү санын бастырган хезмәткәрләр бар иде: алар арасында район типографиясендә 46 ел эшләгән Ольга Аракчеева булган. 75 еллык юбилейга без Ольга Петровна белән әңгәмә әзерләгән идек, кызганычка каршы ул вафат.
Шул вакытта аның 1945 нче елның 9 мае турында сөйләгәндә күзләрендә яшьләр күренде:

- Таң алдыннан минем янга күрше-коллега Бочкарева Нура апа йөгереп керде. Ольга, Җиңү, дип кычкырды. Син аңлыйсыңмы! Ольга, сугыш тәмамланган. Һәм без аның белән типографиягә йөгердек. Халык малларны көтүгә озата, ә без елый-елый чабабыз. Һәр кешегә әлеге шатлыклы хәбәрне җиткерәбез. Иртәнге сәгать алтыда сугыш бетү турында бөтен район белә иде - радиодан хәбәр иттеләр. Ә без Җиңү газетасын бастырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев