Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, республика парламенты бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхаммәтшин Аксубайдан ундүрт яшьлек мәктәп укучысы Искәндәр Сафиуллинга паспорт тапшырды. Яшь гражданнарга Дәүләт Советында паспорт тапшыру йоласы дүрт ел элек барлыкка килде. Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан ундүрт яше тулган гражданнарны - уку алдынгыларын, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне, олимпиадалар, спорт...

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, республика парламенты бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхаммәтшин Аксубайдан ундүрт яшьлек мәктәп укучысы Искәндәр Сафиуллинга паспорт тапшырды.
Яшь гражданнарга Дәүләт Советында паспорт тапшыру йоласы дүрт ел элек барлыкка килде. Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан ундүрт яше тулган гражданнарны - уку алдынгыларын, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне, олимпиадалар, спорт ярышлары призерларын, үз сыйныфы һәм мәктәбенең җәмәгать тормышында катнашкан актив малайлар һәм кызларны тантаналы чарага чакыралар. Быел барлык республикадан 14 яше тулган 34 укучы паспорт алу өчен Дәүләт Советына килде. Парламент башлыгы Фәрит Мөхаммәтшин яшь гражданнарны сәламләп, һәрберсенең кулын кысып паспорт тапшырды - бу вакыйга алар күңелендә гомер буена истә калачак, чөнки һәркем дә республиканың беренче затлары кулыннан паспорт алмый бит.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев