Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

ФАПлар бар, юллар кирәк

Иске Үзи авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлне яңарттылар. Иске Үзи авылы зиратында каравыл өе төзелеше тәмамланды. 2013 елда 500 метрлык су трассасы салдылар, берничә урамдагы юлларга вак таш җәйделәр. Киров урамында күпер, Пушкин урамына чыгу юлы төзеделәр, торак пункттагы барлык сулыкларны чистарттылар. Мәктәп һәм мәдәният йорты түбәләре алмаштырылды. Хәзерге...

Иске Үзи авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлне яңарттылар.


Иске Үзи авылы зиратында каравыл өе төзелеше тәмамланды. 2013 елда 500 метрлык су трассасы салдылар, берничә урамдагы юлларга вак таш җәйделәр. Киров урамында күпер, Пушкин урамына чыгу юлы төзеделәр, торак пункттагы барлык сулыкларны чистарттылар. Мәктәп һәм мәдәният йорты түбәләре алмаштырылды. Хәзерге вакытта мәдәният учагы түбәләренә капиталь ремонт ясау бара. Православия храмы бар. Якшәмбе мәктәпләре төзеделәр.

2013 елда Яңа Мокшинада һәйкәл урнаштырдылар. Шул ук елны зиратта каравыл өе төзү һәм зират коймаларын алыштыру буенча эш башладылар, урам яктырткычларының барысына да санагычлар урнаштырдылар, комплекс тирәсенә койма куйдылар, кече елга аркылы күпер салдылар.
Яңа Баландада хәйрия акчаларына зират коймаларын ремонтладылар, "Палан" чишмәсен яңарттылар.
ххх
Беловка авыл җирлегендә җирнең 90 проценты теркәлгән, калган җир рәсмиләштерелә.
Яңа Үзидә һәйкәлне ремонтладылар, чишмә төзекләндерелде, Мәдәният йорты бинасы ремонтланды, тәрәзәләре, түбәсе алмаштырылды, мәчет, Газиз Кашапов музее яңартылды. Федоровка-Алексеевка юлына асфальт салу һәм Яңа Үзигә су үткәрү авыл халкы өчен истәлекле вакыйга булды.
Башкарылган эшләр арасында - Беловка Мәдәният йорты бинасын ремонтлау, чишмә ачылу, Алексеевкада һәйкәл урнаштыру, юлга вак таш җәю, Сергеевка авылында зират коймаларын яңарту, Алексеевка авыл клубы идәннәрен яңарту.
Территорияләрне төзекләндерү буенча сезонлы эшләр алып барыла.
ххх
Иске Тимошкино авыл җирлегендә быел 22 беренче сыйныф укучысы мәктәпкә керә, балалар бакчасына 70 бала йөри - димәк, җирлекнең киләчәге бар.
Быел монда авылның 315 еллыгын билгеләп үттеләр. Искетимошкинолылар яшьләрне авылда калырга җәлеп итәләр, моның өчен монда күп эш башкарыла. - Соңгы биш елда үзәк тә фельдшерлык һәм ветеринар пунктлар, спортзал, балалар бакчасы төзелгән. Мәдәният йорты ремонтланган. Яңа Тимошкинода - ФАП, балалар бакчасы, Ерепкинода - ФАП, башлангыч мәктәп. Җирлек территориясендә гыйбадәт йортлары эшли, зиратлар төзекләндерелә, буалар ремонтлана. Урамяктырткычларга санагычлар урнаштырылган, янгын сүндерү машинасы бар. Иске Тимошкино авыл җирлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып авыл урамнарында санитар тәртип урнаштыру һәм юлларны, җирле күперләрне төзекләндерү тора.
Проблемалар - урам суүткәргечләрнең начар булуы, кече торак пунктларга кадәр юл.
ххх
Соңгы биш ел Иске Кыязлы авыл җирлеге өчен социаль-икътисади яктан бик уңышлы булды.
Бу чорда монда яңа скважина бурадылар, суэтем башнясы урнаштырдылар, буа будылар, Кызыл Тауга кадәр юл салдылар, Иске Кыязлы авылында Мәдәният йорты түбәсен ремонтладылар. Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл һәм обелискларны яңарттылар. Иске Кыязлы авылы мәктәбенең 100 еллыгы истәлекле вакыйгага әверелде, капиталь ремонт ясалды. (монда балалар бакчасын да күчерделәр). Кызыл Тауда Яңа ФАП ачылды. Иске Кыязлыда участок полиция уполномоченные бинасы төзелде. Җирлектә буаларны ремонтлыйлар, зиратларны төзекләндерәләр. Авылны төзекләндерүдә грант оту бик зур булышлык күрсәтте. Анарга җирлек урамнарын чистарту өчен трактор сатып алдылар. Җирлектә һаманда торак пунктларга, авылларга юл салу һәм урамнарны яктырту төп проблемаларның берсе булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев