Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте.
Анда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларның социаль яраклашуы, алкоголизмны профилактикалау буенча чаралар турында сөйләштеләр һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр.
Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, хокук бозуларны профилактикалау буенча Аксубай ведомствоара комиссиясе утырышы дәвам итте. Аның рәисе Камил Гилманов,...
Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте.
Анда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларның социаль яраклашуы, алкоголизмны профилактикалау буенча чаралар турында сөйләштеләр һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр.
Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, хокук бозуларны профилактикалау буенча Аксубай ведомствоара комиссиясе утырышы дәвам итте. Аның рәисе Камил Гилманов, иминлек мәсьәләсе җитәкчелек өчен беренче урында, дип ассызыклады. Видеокүзәтү камералары санын арттырырга, сыйфатын яхшыртырга кирәк. Шулай ук урамнарны һәм яшьләрнең җыелып ял итү урыннарын өстәмә яктыртуга средство табарга.
- Ирекле халык дружинасы яхшы эшли, - дип билгеләп үтте Камил Камал улы. - Ирекле дружинага барлык оешмалар да кушыла диярлек. Ә иминлекне оештыруда катнашмаган предприятие җитәкчеләрен хакимият бинасында тыңларга кирәк.
Профилактикалау органнарына ул - авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән эшне көчәйтергә, мәгариф бүлегенә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар күрергә киңәш итте.
Нет комментариев