Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Эшмәкәрләрне бушлай укыталар

Татарстанда "Бизнес-класс" проекты старт алды - бу эшмәкәрләр өчен үсеш программасы, укыту бушлай нигездә алып барыла. Бүгенге көн ихтыяҗларын истә тотып әлеге программа ике юнәлешне үз эченә ала - берсе махсус үз эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләр өчен булса, икенчесе гамәлдәге эшмәкәрлек нәтиҗәлелеген күтәрү өчен. Әлеге проектка теләсә кайсы вакытта катнашырга...

Татарстанда "Бизнес-класс" проекты старт алды - бу эшмәкәрләр өчен үсеш программасы, укыту бушлай нигездә алып барыла.

Бүгенге көн ихтыяҗларын истә тотып әлеге программа ике юнәлешне үз эченә ала - берсе махсус үз эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләр өчен булса, икенчесе гамәлдәге эшмәкәрлек нәтиҗәлелеген күтәрү өчен. Әлеге проектка теләсә кайсы вакытта катнашырга һәм кушылырга була.

"Бизнес-класс" - ул 6 модульле программа: бөтен документлар шаблоннарын үз эченә алган онлайн-курслар, иң яхшы спикерлар белән массакүләм укыту чаралары, остаз рәвешендә тәҗрибәле эшмәкәр, программа экспертларыннан шәхси консультацияләр. Баштан тест рәвешендә укыту үткәрелә, ә аннан соң иң уңышлы катнашучылар Казандагы чараларда белемнәрен арттырачак.

Программаны оештыручылар сүзләренә караганда, "Бизнес-класс"- ның бөтен белгечләре - тәҗрибәле эшмәкәрләр. Алар бүлешкән белем һәм тәҗрибә эшкуарлар өчен мөһим һәм актуаль. Укыту курсының төп максаты - аның катнашучыларына бизнес-мохиттә яраклашу һәм системалы белем алу.

- Бу эшләрен яңа башлаган эшкуарларга һөнәр серләренә төшенү һәм эшмәкәрлек белән мәшгуль кешеләрнең алга таба үсеше өчен яхшы мөмкинлек, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин. - Эшмәкәрләр өчен курслар күп, ләкин алар өчен түләргә һәм, эштән аерылып, район чикләренә чыгарга кирәк. Ә бит вакытның - акча икәнен алар яхшы белә, шуңа өстәп үз эшеңне даими күзәтеп торырга да кирәк.

- Катнашучылар арасында безнең районнан 30 вәкил бар, өстәвенә шуларның 23 е активистлар арасында.

Районның иң актив эшмәкәрләреннән берсе - эшмәкәрләр Советы рәисе, 15 еллык эшкуарлык тәҗрибәсе булган Марс Гимадиев та әлеге проектта катнаша.

- Укырга беркайчан да соң түгел. Проектта файдалы мәгълүматлар бик күп. Мин үзем өчен бик күп яңа ачышлар ясадым. Уңайлы вакытка билгеләнгән түләүсез курслар - бу бонус кебек, моңардан һичшиксез файдаланырга кирәк, - диде ул.

- Интернеттан әлеге курслар турында белгәннән соң, эшен яңа гына башлаучы эшмәкәрләр юнәлешенә язылырга булдым, - дип фикерләре белән бүлеште Шәрбән авылыннан Вәсил Саттаров. - Минем кечкенә бизнесым бар, ләкин ул сезонлы гына. Проектта мин әле башлангыч этапта гына, ләкин онлайн курслар аша мин бик күп яңалыкларга өйрәнермен дип уйлыйм, ә аннан соң отышлырак эш белән шөгельләнергә ниятлим.

Программага кушылырга соң түгел, моның өчен бары тик business-class.pro сайтына гына керергә кирәк.

Фото: i.ytimg.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев