Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эш урынында – иминлек

Хезмәт иминлеге буенча координацион советның чираттагы утырышында төрле мәсьәләләр каралды. Шулар арасында Бөтендөнья Хезмәт иминлеге көненә багышланган чаралар, хезмәт иминлеге һәм эш урынындагы шартлар турындагы мәсьәләләрне район гәзитендә яктырту, район предприятиеләрендә СОУТ үткәрү турында Аксубай статистика бүлекчәсе мәгълүматлары, Аксубай урманчылыгында һәм Аксубай урман хуҗалыгында эшче төркемнәрне шәхси иминлек чаралары белән...

Хезмәт иминлеге буенча координацион советның чираттагы утырышында төрле мәсьәләләр каралды.

Шулар арасында Бөтендөнья Хезмәт иминлеге көненә багышланган чаралар, хезмәт иминлеге һәм эш урынындагы шартлар турындагы мәсьәләләрне район гәзитендә яктырту, район предприятиеләрендә СОУТ үткәрү турында Аксубай статистика бүлекчәсе мәгълүматлары, Аксубай урманчылыгында һәм Аксубай урман хуҗалыгында эшче төркемнәрне шәхси иминлек чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре дә бар иде. Район гәзитендә басылып чыккан хезмәт иминлеге темасына багышланган материаллар турындагы хисап белән "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите директор-мөхәррире Айдар Моратшин чыгыш ясады. Координацион совет әлеге басманың хезмәт иминлеге мәсьәләләрен яктыртуына уңай бәя бирде.

Предприятиеләр һәм оешмаларда бәхетсезлек очракларын булдырмау, әлеге проблемага игътибарны арттыру максатларында координацион совет "Хезмәт иминлеге буенча мәгълүматларны җыюны оптимальләштерү һәм куллану" шигаре астында районның барлык учреҗдениеләрендә дә 2017 елның апрель ае уртасыннан 30 майга кадәр Бөтендөнья Хезмәт иминлеге көненә багышлап чаралар үткәрү турында карар кабул итте. Әлеге чаралар кысаларында эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең эшне имин үтәү алымнарына өйрәнүләрен оештыру, хезмәт иминлеге өлкәсендә кагыйдә бозуларны профилактикалау һәм хезмәт иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәлләр", форумнар, киңәшмәләр үткәрү йөкләнә. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә дә шулай ук хезмәт иминлеге өлкәсендә документларны хокуки-норматив актларга туры китереп яңарту, эш урыннарында һәм территорияләрдә хезмәт иминлеге шартларын тәэмин итү буенча төрле чаралар үткәрү мөһим шарт булып тора. Әлеге тематика буенча күбрәк мәгълүмат туплау өчен интернет-сайтларны кулланырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев